Добавить новость
103news.com
Все новости
Июль
2025

Бал кортлары агуланып үлгән умартачы агрофирма белән судлашуын дәвам итә. Өмет бармы?

0

Күптән түгел Тукай районы Таулар авылы умартачысы Фирдәвес Мәхмүтовның ҖЧҖ «Рус» агрофирмасы белән судлашуы хакында язган идек. Аграрий рапс кырларын махсус пестицидлар белән эшкәрткәннән соң, 21 оя умартасы үлгән Фирдәвес Мәхмүтов агрофирманы судка бирде. Аңа катлаулы суд юлларын узарга «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы ярдәм итә.

Судның алдагы утырышында «Интертат» хәбәрчесе дә катнашкан иде. Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин:

  • Бал кортлары үлгән умартачы агрофирма белән судлаша: «21 оя умартамны югалттым»

«Интертат» әлеге теманы алга таба да күзәтүен дәвам итә. Шушы көннәрдә бу бәхәсле вакыйга буенча судның чираттагы утырышы узды. Хәзерге вакытта эш нинди этапта? Зыян күргән умартачы уңай суд карарына өмет итә аламы? Әлеге сораулар белән Фирдәвес Мәхмүтовны яклаучы адвокатларның берсе Валерий Гаражага мөрәҗәгать иттек.

Валерий Гаража сүзләренчә, хәзерге вакытта аграрийның кырларны пестицидлар белән эшкәртүе һәм умартачыга килгән зыян арасындагы бәйләнеш тулы күләмдә исбатланган.

2024 елның 24 июлендә, умартачының бал кортлары һәлак булганнан соң, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре аграрийның кырларына тикшерү үткәрде. Басудан алынган яшел масса (рапсның) пробалары лабораториягә тикшерүгә җибәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча, рапс пробаларында 60,8 мкг/кг концентрациядә «фипронил» химик матдәсе табылды.

Әлеге матдә басу-кырларны эшкәртү өчен рөхсәт ителгән пестицидлар исемлегендә йөрсә дә, аның белән рапс кырларын агуларга ярамый. Шул сәбәпле Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан гаепләнүчегә гомуми кагыйдәләрне һәм таләпләрне бозуы турында кисәтү ясалды. Бу хәбәр федераль хезмәтнең рәсми сайтында ачык кулланылышта.

Икенчедән, «фипронил» химик матдәсе үлгән бал кортларыннан алынган пробаларда да табылды.

Өченчедән, агрофирма тарафыннан, таләпләрне бозып, рапс кырларын составына «фипронил» химик матдәсе кергән пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү башкарылган. «Россия Федерациясендә умартачылык турында»гы федераль закон нигезендә, хуҗалык пестицид кулланыр алдыннан бу хакта рәсми массакүләм мәгълүмат чарасы – ягъни район газетасы аша халыкка кисәтү ясарга тиеш. Бу эш башкарылмау «Якты юл» район газетасының 2024 елның июнь-июль айларында чыккан саннарының эчтәлеге нигезендә раслана.

Гаепләнүче як инде өч суд утырышы дәвамында, умарталыкның ветеринария-санитария паспорты булмавына басым ясый. Алар фикеренчә, умарталык тиешенчә теркәлмәгән, умартачы исә үз эшен законсыз рәвештә гамәлгә ашыра. Агрофирма кырларны (рапс басуларын) составына «фипронил» химик матдәсе кермәгән препаратлар белән эшкәртүен әйтә. Әмма үз позициясен ныгыту өчен нинди дә булса объектив дәлилләр тәкъдим итә алмый. Шул сәбәпле, гаепләнүче як китергән сүзләр, барыннан да элек, судны ялгыш юлга кертүгә юнәлтелгән дип саныйбыз», - ди Валерий Гаража.

Адвокат сөйләвенчә, гаепләнүче як субъектив фаразлар китерә.

Умартачының умарталыгы норматив-хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән. Моны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында ачык кулланылышта гы реестрдан карап була. Шул исәптән, без, ветеринария-санитария паспорты булмау гына умартачының үзенә килгән зыянны түләтү хокукын чикләргә тиеш түгел дип саныйбыз, – диде ул.

Мондый проблема белән очрашкан умартачылар бер Фирдәвес Мәхмүтов кына түгел. Адвокат кыен хәлдә калган, бал кортлары үлеменә дучар булган умартачыларга, иң беренче чиратта, «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Әлеге оешма вәкилләре зыян күргән умартачыларга зыян китерүчене судка бирергә, дәлилләр базасын җыярга ярдәм итә. Шулай ук оешма умартачыларга суд процессы дәвамында ярдәм итеп килә, – ди ул. Адвокат, кортлар үлгән көнне үк, кичекмәстән хәбәр салырга кирәклеген дә ассызыклады.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России