Добавить новость
103news.com
Все новости
Сентябрь
2025

Яңа «Ай булмаса, йолдыз бар»: Мәдинә театрда Мансурдан качып китте дә ирен хыянәттә тотты

0

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалын төшерү командасы, 1 ай чамасы тәнәфестән соң, эшен Камал театрының тарихи бинасында дәвам итте.

Мин театрга килгәндә, күпчелеге студентлардан торган массовка таралган, рәссамнар командасы Мәдинәне (Диләрә Фазлыеваны) туй күлмәге кидертергә дип, Камал театры актрисасы Рәйхан Габдуллинаның гримеркасына алып кереп киткәннәр иде. Хәер, башка гримеркалар мөһер сугылып бикләнгән дә иде. Гримеркаларның хуҗалары яңа бинага күченгән – бирегә яңа хуҗалар әле килеп өлгермәгән. Әлеге телесериалда төшеп йөргән Рәйхан гына гримеркасын калдырып өлгермәгән, күрәсең.

Фойеда утырган ирле-хатынлы Хәбибуллиннарны күреп алдым. Илмир Хәбибуллин – икенче режиссер һәм режиссер ярдәмчесе (режиссер – Александр Далматов), Алсу Хәбибуллина – сценарист (Далматов белән бергә). Шунда кайбер сюжет борылышлары турында мәгълүмат алдым. Алсу Хәбибуллина: «Без бүген кияүгә чыккан Мәдинәнең укуын тәмамлагач театрга килүен төшерәбез. Театрда ул беренче мәхәббәте Мансурны очрата. Ул вакыт инде Мансур да өйләнгән була. Мансур Мәдинәгә антрактта: «Очрашып сөйләшик, сөйләшәсе сүзләр бар», – ди, ә Мәдинә, сөйләшүдән куркып, авылга кайтып китә дә Мирзанурны Хәмидә белән тота», – дип, булачак телесериалның кайбер серләрен ачты.

Мирзанурның күрше хатыны Хәмидә белән тотылуы – Туфан Миңнуллин әсәрендә үк бар инде. Ә менә Мәдинәнең төнлә белән шулай ашыгып кайтып төшүе сәбәбен Алсу белән Саша үзләре уйлап бетергән – Камал театрында шуны төшергәннәр.

Ә мин килеп кергәндә, Мәдинәнең төшен төшерергә җыеналар иде. Менә ак күлмәкле, ак туфлиле Мәдинә (Диләрә Фазлыева) Камал театры фойесының кышкы бакчалы-сулы ягындагы балкон баскычыннан төшеп килә. Аста Мансур (Алмаз Борһанов) көтеп тора. Мәдинәнең, абынып, туфлие төшеп киткәнен күргәч, җиңел генә менә дә сак кына туфлине кидертә, менә алар скрипач уйнаган Мендельсон маршы астында пафослы итеп басмалардан төшәләр. Скрипач татарча вальс уйный башлагач, алар салмак кына бии башлый, бию көчәя…

Дубльләр арасында Рәйхан Габдуллина Диләрә белән биегән иренә (Алмаз Борһановка) кофе китереп торды. Иренең (Әлмәт театры артисты Айзил Фазлыев) бу көннәрдә төшәсе булмагач, Диләрәгә генә бию арасында кофе китерүче булмады…

Җәмәгать, Диләрә Фазлыеваны туй күлмәгеннән Алмаз Борһанов белән янәшә күреп, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга ашыга күрмәгез – алар кинога гына төштеләр, яме.

Телесериалның тагын 15ләп съемка көне калган. Әле Диләрә йортындагы вакыйгалар төшерелмәгән – эш күп, ди. Аларын төшерергә команда тагын Кама Тамагы районына барырга җыена.

  • Телесериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
  • «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы «ТНВ» каналында күрсәтеләчәк.
  • Александр Далматов фильмны нигездә «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшергән команда белән эшли. Оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова һәм Фирүзә Зиннәтуллина. Киносценарийны Алсу Хәбибуллина белән Александр Далматов үзе яза.

Александр Далматов

Фото: © Рамил Гали

Телесериалның символик тәлинкәсе. 25 август, 2025 ел

Фото: © Рамил Гали







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России