Өлкәннәргә «унөченче пенсия» түләргә тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дәүләт Думасы фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «унөченче пенсия» түләүне тәкъдим итте, дип хәбәр бирә РИА Новости.
«Әби-бабайлар көне уңаеннан, «Гадел Россия» партиясенең Яңа ел бәйрәмнәренә «унөченче пенсия» түләү турындагы инициативасын искә төшерәсем килә. Без, әби-бабайларда балаларга, оныкларга бүләкләр сатып алырлык, Яңа елны бәйрәм итәрлек өстәмә акча булсын өчен, шундый чара кертүне тәкъдим итәбез», – диде Миронов РИА Новости агентлыгына.
Ул мондый карар кабул итү өлкән яшьтәге гражданнарга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
Сәясәтче сүзләренчә, Россиядә әби-бабайларның аерым социаль статусы бар: алар оныкларны тәрбияләргә булыша, еш кына эштә булган әти-әниләргә зур терәк булып тора. Олы яшьтә булуларына карамастан, диде Миронов, алар оныкларын кайгыртып, аларның мохтаҗ булмавын тели, гаилә традицияләрен саклый һәм гаиләнең терәге булып тора.
