Әлмәт районында янгында бер кеше һәлак булган, ике кеше пешкән
Татарстанның Әлмәт районы Рус Акташы авылында Зәй урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бер катлы агач йортка, хуҗалык корылмаларына ут капкан була.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгында 89 яшьлек хатын-кыз һәм 52 яшьлек ир-ат пешкән.
Янгынны сүндергәндә 61 яшьлек ир-ат мәете табыла. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу һәм тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.
