«Сафлык музее»: мәхәббәт (юк анда) һәм 42 көнлек шәһвәт турында озын, бик озын спектакль
Беренче мәртәбә прогон вакытында караганнан соң, күзләремә ышанмыйча, спектакльне премьерада тагын бер мәртәбә карадым – башта ук әйтер куям: спектакльнең ни өчен куелуын һәм аның ни дәрәҗәдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия сәхнәсендә кирәклеген барыбер аңламадым, ни кызганыч.
«Сафлык музее» драмасын Камал театрында Александрийский театрының сәнгать җитәкчесе Никита Кобелев куйды.
- Никита Кобелев – Чаллы егете, ГИТИСта профессор Олег Кудряшов остаханәсен тәмамлаган. Мәскәүгә китәр алдыннан Казанда 2 ел КФУның журналистика бүлегендә дә укыган.
Игътибар итегез: Казан ТЮЗында һәм Тинчурин театрларында баш режиссер булып торган Туфан Имаметдинов та Олег Кудряшов остаханәсен шул ук елны тәмамлаган – алар курсташлар. Туфан да Чаллы егете. Студент чагында Имаметдинов белән Кобелев бергә спектакль дә куйганнар.
- «Сафлык музее» драмасы – Никита Кобелевның Татарстанда һәм татар телендә куелган беренче зур спектакле.
Интервьюларында әйтүенчә, Никита Кобелев төрек язучысы Орхан Памукның «Сафлык музее» китабын укыгач та, бу әсәрне куярга хыялланган булган. Татарстанда спектакль куярга чакыру алгач, шушы хыялы яңарган, димәк: татарлар да, төрекләр дә төрки халыклар бит – охшаш менталитет кебек тоелгандыр. Әмма бу – чынлыкта бигүк дөреслеккә туры килгән фикер түгел (кебек сыман тоела).
- Орхан Памук – «Туган шәһәренең меланхолик җанын эзләгәндә мәдәниятләрнең кисеше һәм үрелешенә бәйле яңа символлар тапкан авторга» дигән формулировка белән әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булган (2006) черкес чыгышлы төрек язучысы. Нигездә Нью-Йоркта яши. Төрек җәмгыятендә бу язучыга бераз үзенчәлекле мөнәсәбәт, ул гел уңай гына түгел. Гәрчә бу язучы – Истанбулның гүзәллеген дөньяга күрсәткән язучы булса да.
- Бу язучы Казанның театр сөюче тамашачысына яхшы таныш. Чөнки Камал театрында бу авторның «Минем исемем Кызыл» романы буенча спектакль куелган иде. Ни кызганыч, озак бармады.
Орхан Памукның «Сафлык музее» романының бер кызыклы үзенчәлеге: әлеге роман буенча Истанбулда музей эшли, ягъни музей каталогы бестселлер роман рәвешен алган. Романны сатып алган кеше бер тапкыр шул китап белән музейга билет алмыйча керә ала, ди, чөнки билет китапның үзендә, ди.
Истанбулда булганым һәм андагы төп музейларны урап чыкканым булса да, бу музей турында белми идем. Дөресен әйткәндә, минем Орхан Памукның «Сафлык музее» әсәрен (башка әсәрләрен дә) укыганым булмады. Бу – белмәвем белән горурлану түгел, дөрес аңлагыз, бу минем спектакльне мөстәкыйль продукт буларак кабул итүемне аңлата – бары тик шул гына.
- Спектакльнең рәссамы – Анастасия Юдина, яктылык буенча рәссам – Игорь Фомин, видеорәссам – Илья Старилов. Хореограф – Сәлимә Әминова. Инсценировка авторы – Никита Кобелев үзе, татарчага Рөстәм Галиуллин тәрҗемә иткән.
- Спектакльнең жанры «Мәхәббәт һәм вакыт турында тарих» дип билгеләнгән. Яшь чикләре – 18+
ххх
Инде спектакльнең үзенә килик. Китапны укыган кешеләр «Masumiyet Müzesi» («Гөнаһсызлык/Сафлык/Гыйффәтлелек музее») романы турында яхшы фикердә – мактыйлар. Әмма спектакль роман буенча булса да, ул – аерым бер сәнгать әсәре булырга лаеклы. Шуңа да бары тик спектакль турында сөйләшик.
Вакыйгалар Истанбулда бара. Бу – үткән гасырның 70-80 нче еллардагы Истанбулы – Европага йөз тоткан Истанбул. Истанбулда европалашу һәм традицияләр турында сүз кызларның гыйффәтлелегенә караш яссылыгында бара.
Спектакльнең эчтәлегенә килгәндә, барысы да билгеле брендлы сумочкадан башлана. Бай төрек егете аристократ Кемаль үз даирәсендәге кызга – Европада укып кайткан Сибильгә өйләнергә йөри. Европага йөз тоткан һәм үзләрен алдынгы карашлы дип санаган яшьләр вакыт-вакыт традицияләр «уенын да уйнап» алырга булалар: никахка кадәр ярамый – моңарчы яраган булса да, бу чорда ярамый.
Сюжетны сөйләүне сумочкадан башлаган идем. Сибиль бер бутик витринасында матур сумочка күреп ала. Икенче көнне, әлеге сумканы ярәшү бүләге итеп сатып алу өчен, Кемаль бутикка керә. Ә бутикта сатучы булып Фюсун эшли – аларның ерак туганы. Сумканы алуын ала, әмма Сибиль генә ошатмый – чөнки сумка чын түгел: төрекләр билгеле брендларны охшатып эшләгәннәр, һәм алар моны шактый оста башкаралар. Әмма Сибиль кебек аристократ кызлар аны аера. Сумка чын бренд булмаган кебек, Истанбул да чын Европа түгел, дип әйтәдер инде автор. Кыскасы, егет сумканы кире кайтара, акчаны кайтарып бирү өчен, Фюсунга акчаны әнисенең буш фатирына китерергә куша. Фюсун килә: бер килә, ике килә – нәтиҗәдә, башта җенси мөнәсәбәтләр, аннары мәхәббәт. Кемаль, кәләше Сибиль белән Фюсун арасында адашып йөри торгач, икесеннән дә колак кага.
Музей темасы бар бит әле: Кемаль Фюсунга мәхәббәтен аның әйберләреннән торган коллекциягә әйләндерә (спойлер булмасын өчен, бу өлешендә ни булганын язмыйм) ...әлеге коллекциядән музей ясый. Шул гынамы? Шул гына! Хәер, шул гына түгелдер дә, табарга теләгән кеше үзе теләгән мәгънәләрне таба ала.
Спектакльнең декорацияләре музей витриналары кебек эшләнгән: музей хезмәткәрләре ролендәге театр монтировщиклары әле бер, әле икенче витринаны чыгара. Ул витриналар Кемальның әти-әнисе йорты, Кемаль офисы, Шенай ханым бутигы, яшьләрнең ярәшү мәҗлесе булган ресторан, Фюсунның әти-әнисе йорты булып, төрле эпизодлар шунда бара. Артистлар үзләре дә экспонатлар кебек – витриналарда. Сәхнә уртасындагы төп витрина – Сафлык/Гыйффәтлелек/Гөнаһсызлык музееның төп атрибуты – үзе ук Фюсун кызлыгын югалткан карават та, үзе үк бөтен хатирәле әйберләрне саклаган шкаф та.
Спектакль үзе дә аерым эпизодлардан тора кебек. Шул эпизодлардан мәхәббәт мозаикасы җыела (ә бәлки, җыелып та җитмидер). Витриналарны шахмат фигуралары белән дә чагыштырырга мөмкин – режиссер аларны үзенчә йөртеп «уйный» да кебек. Төрек киноларына сылтама ясалып, кайбер күренешләрне аклы-каралы видеодан экраннан да карадык. Артистлар кырыйдан тавышландырып торды.
Төп рольне – Кемаль ролен – Камал театрының кызлар ярата торган актерларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин башкара. Ул 3 сәгатьтән артык барган спектакльнең буеннан буена диярлек сәхнәдә. Һәм күп вакытта исерек хәлдә (артист түгел, персонажы). Мәхәббәттән түгел, шәрабтан исерек булуы күрсәтелә. Ришат үзеннән таләп ителгәнне әйбәт уйный – молодец! Нихәл итәсең, бу роль аның «бәхетенә» тигән.
Аның мәхәббәте Фюсунны Ләйсән Гатауллина башкара. Ләйсән студент вакытта ук «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәр буларак танылды, «Мөһаҗирләр. Болганчык еллар»да – Саҗидә, «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл»да – Әлфия Авзалова рольләрендә дә ул, кыскасы, почти прима.
3 сәгатьтән артык ике яшь кешенең мәхәббәт тарихын күзәтәбез. Әмма икесенең берсе дә соклану да, кызгану да уятмый. Кемаль – тиле гашыйк түгел, ә психиатр берәр диагноз куя алырлык адәм. Фюсун тарткан тәмәке төпчеген алып кайтып китеп һәм йортында Фюсунга кагылышы булган предметлардан коллекция булдыруы – кемгә көлке, кемгә җирәнгеч...
Фюсун да – ниндидер мәгънәсез бер тормыш алып баручы туташ/ханым. Янәсе, актриса булырга тели, теләген тормышка ашыру өчен нәрсәдер эшләгәне дә күренми. Аңа бөтен гаиләсе белән саташкан Кемаль акчасына яшәү уңайлы, һәм ул шулай яши.
Кыскасы, тамашачыга шул хакта 3 сәгать ярым сөйлиләр һәм күрсәтәләр. Сәхнәдә 20ләп артист мәш килә. Сәхнә эшчеләре шул вакыт дәвамында витриналарны тәгәрәтә.
20ләп артист дигәннән, кайбер артистларга саран комплимент әйтеп узасы килә. Миңа Кемальның әтисе Мюмтаз бәй образын гәүдәләндергән Татарстанның халык артисты Радик Бариевның уены ошады. Мюмтаз бәй үзе дә биредә бердәнбер тере һәм адекват персонаж бугай. Радик Бариев та аны тамашачыга шулай итеп бөтен трагедиясе белән (аның язмышын трагедия дип әйтергә яраса) җиткерә алды. Ләйсән Рәхимова башкаруында төрек җыры да спектакль бизәге булды.
Режиссерның кызыклы алымнары бар, костюмнар матур, артистлар чиста татар телендә сөйләшеп әйбәт уйный – болар гына мөһим булса, барасыз да карыйсыз инде – театр спектакльне Яңа ел каникулларына да куйган.
Бәлки, «Сафлык музее»ның китабы әйбәттер дә, чөнки анда мәхәббәт һәм шәһвәт турында бөдрәләп-бизәкләп, дәртләнеп, илнең демографик проблемаларын тиз арада хәл итеп атарлык көч бирерлек итеп язылган, ди – укыган кешеләр әйтә. Әмма роман сәхнә әсәре рәвешенә кергәндә, ул бөдрәләр кала алмый – аларны ни сүз, ни гамәл белән күрсәтеп булмый, гафу итегез. Романны сценарийга әйләндергәндә күрсәтә алган кадәресе романның күләгәсе генә булып кала.
Камал театры быел икенче мәртәбә төрек әдәбиятына мөрәҗәгать итте. Театр репертуарында төрек режиссеры төрек драматургиясе буенча чыгарган «Сары елга» спектакле бар иде инде. Аңлаешсыз (безнең менталитетка тәгаен аңлаешсыз) гына спектакль.
«Мин бик бәхетле тормыш кичердем», – ди азактан карт һәм ялгыз Кемаль. Фу, җирәнгеч булып китте... Әмма мин һәм минем кебекләр җирәнгән булып кыланса да, Кемаль бәй һәм шушы романны язган Орхан Памук кебекләр шушы мәгънәсез тарихтан акча эшли белә – музей эшли, китап сатыла, спектакль куелды – рәхим итеп, билетларыгызны алыгыз!
«Куеп карасыннар инде, тамашачының мөнәсәбәтен күргәч, бәлки, безнең әсәрләргә дә игътибар итә башларлар», – диде премьерага хәләл җефете һәм дуслары белән килгән драматург Мансур Гыйләҗев.
