Зәмирә Рәҗәпова җырларын яратучылар өчен сөенечле яңалык
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова «Дөнья күчәре» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Көнне яңалык белән башлыйбыз! «Дөнья күчәре» җыры барлык мәйданнарга чыкты. Рәхим итеп тыңлагыз! «Алисә» дә белә мине, ул да табып бирәчәк», – дип язган ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Җырның сүзләрен Венера Мәхмүтова язган. Аранжировкасын Динар Вәлиев эшләгән.
«Әйләнә дә әйләнә, көннәр төнгә бәйләнә,
Тәгәрмәчтә тиендәй барыбыз да йөгерә.
Йөгертә дә йөгертә, бишне кайчак дүрт итә,
Дөнья безгә тоттырмый, гомер йомгагын сүтә...»
- Зәмирә Рәҗәпова: «Мондый хәлгә калмас өчен, никахка кадәр «тәртипле» булырга кирәк...»
