Дилә Нигъмәтуллина: «Бу хакта кайчан да булса сөйләрмен, әмма...»
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә язылучыларына кабат күңелен ачарга булган.
«Тормышымда әлеге вакытта ниләр булганын шулкадәр сезгә сөйлисем килә... «Күңелемне ачасым» дигәндәй... Ләкин кемгәдер зарлану, үземне жәлләтү, үземнән корбан ясау – минем юл түгел. Шуның өчен дә мин позитив видеолар гына куям, ә камера артында ни булганын күрмисез. Андый чакларда сториска да чыкмаска тырышам. Бәлки, бу хакта кайчан да булса сөйләрмен, әмма әле вакыт түгел», – ди ул.
«Һәм мине шушы минутларда эшем коткара, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Гаиләмнән тыш, бик яхшы якыннарым бар, шул исәптән – командам бар. Иң яшерен серләремне дә ышанып сөйли алам. Яраткан эшем – дару кебек. Эш күп булган чакларны, шул темпны үз итәм», – дип язган ул.
Җырчы «Югалтмыйк туганлыкны» дигән җырын башкаргандагы хисләре белән дә бүлешә.
«Белсәгез, бу җырны башкарганда күңелемдә ниләр! Бервакыт, күп еллар элек, тормышымда шушындый хәлне кичергән идем. Тик яңадан кичерермен, дип уйламадым да. Үземне һәр мәсьәләне хәл итә алырлык хатын-кыз, дип уйлый идем. Ләкин язмыш чираттагы сынауны куйды. Шулкадәр күп сораулар һәм аз җаваплар», – ди ул.
- «Кил дөньяга, балам» – Дилә Нигъмәтуллина яңалыгы белән бүлеште
