Добавить новость
103news.com
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

9 гыйнвардан Россиядә барлык автомобильләрдәге тонировка өчен штраф сала башлаячаклар

0

9 гыйнвардан, җомга көненнән башлап, Россиядә автомобиль хуҗаларын тәрәзәләргә тиешенчә тонировка ясамаган өчен штрафка тарта алачаклар. Бу таләп илгә вакытлыча кертелгән транспорт чараларына да кагыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларын иҗтимагый экспертизалау комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров белдерде.

«Административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 12.5 матдәсенә үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон 2026 елның 9 гыйнварында үз көченә керә. Әлеге закон, беренче чиратта, Россия территориясенә транспорт чараларын вакытлыча кертүче автомобиль хуҗалары файдаланган хокукый бушлыкны бетерә», – дип аңлатты Машаров.

Эксперт искәрткәнчә, тәрәзәләргә тонировка ясау кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме 500 сум тәшкил итә.

Ул белдергәнчә, моңа кадәр бу өлкәне көйләү өчен Таможня союзының Техник регламенты кулланылган. Анда транспорт чараларының тәрәзәләренә тонировка ясау кагыйдәләре язылган булган. Төгәлләп әйткәндә, әлеге регламент Таможня союзына кермәгән илләрдән китерелгән машиналарга кагылмаган.

«Моннан ары транспорт чарасын илгә керткәндә «Транспорт чараларын эксплуатациягә кертү буенча төп нигезләмәләр» белән җитәкчелек итәргә кирәк була. Шул рәвешле, 2026 елның 9 гыйнварыннан Россиягә вакытлыча кертелгән автомобильләр кагыйдәләргә туры килгән тонировка белән генә йөри алачак», — дип өстәде Машаров.

Тонировка кагыйдәләре

Эксперт искәртеп үткәнчә, Россиядә автомобильләрнең алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләре 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә яктылык үткәрергә тиеш. Броньланган автомобильләр өчен бу күрсәткеч 60 проценттан да ким булмаска тиеш.

«Әлеге федераль законның кабул ителүе Россия юлларында барлык йөртүчеләрнең хокукларын тигезләде, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырды», – дип нәтиҗә ясады Машаров.

РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән ителгән төзәтмәләр 2025 елның декабрендә кабул ителгән иде.

«Цифровой мир» берлеге рәисе Валерий Корнеев белдергәнчә, бу яңалыклар чит ил номерлары белән йөрүче дистәләгән мең автомобиль хуҗасына кагылырга мөмкин. Моңа кадәр алар тәрәзәләренә пленка ябыштырып та, штраф түләмичә йөри алган.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России