Добавить новость
103news.com
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

«Соңгы юлга озатсам да, мин сине ахыргы көнемә кадәр көтеп яшәрмен, улым...»

0

Бүген Саба районы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты. Явлаштау авылыннан Илшат Газизҗанов махсус хәрби операциядә Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә вафат булган. Илшат Газизҗанов белән хушлашу мәрасиме турында район басмасы яза.

Илшат махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2026 елның 22 гыйнварында 29 яшьлек егет хезмәт иткән хәрби частьтан аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.

«Бүген барыбызны да уртак кайгы берләштерә. Авылдашыбыз Илшат Ильяс улы махсус хәрби операциядә изге бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул Ватан боерыгын ахырына кадәр намус белән үтәде. Ул үз халкының, үз Ватанының мәнфәгатьләрен яклады. Без геройларыбызны онытмыйбыз. Аларга мәңгелек дан», – дип башлый матәм чарасын Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов.

Авыл имамы Инсаф хәзрәт чыгышын вәгазь белән дәвам итә. «Һәркем Аллаһы Тәгалә билгеләгән тәкъдир буенча яши. Кемнәргәдер менә шундый авыр сынаулар аша узарга туры килә. Беребез дә бу дөньяда җәннәттә түгел. Иң авыры – Илшат кебек яшь егетләребезне мәңгелеккә озату, бигрәк тә әти-әниләргә. Авылдашыбызны шушы яшендә бакыйлыкка озатырбыз дип кем уйлаган. Аллаһы Тәгалә якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен, Илшатның рухы шат, тыныч булсын, Раббыбыз үлемен Үзенең рәхмәтендә, шәһитләр дәрәҗәсендә кабул итсен».

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, Илшатның әти-әнисенең олы кайгысын уртаклашып, нык, сабыр булуларын сорый. Ил өчен гомерен кызганмаган батыр егетләрнең якты истәлекләре халык күңелендә мәңге яшәячәген әйтеп уза.

«Улым, кыска гына гомереңдә якты ут булып балкыдың, яшәргә ашыктың һәм дөрт итеп сүнеп, йөрәгемдә утлы күмерләр калдырдың. Без синең белән икебез янәшә бөтен авырлыкны кичтек, икебез бергәләп өйләр җиткездек, гаиләң белән бергә яшәрбез дип хыялландык. «Син минем әнием дә, син минем әтием дә, туганым да, сердәшчем дә», – ди идең миңа... Инде менә ялгыз калдырдың... Сугыш бетәр, илләр тынычланыр... Бүген соңгы юлга озатсам да, мин сине ахыргы көнемә кадәр көтеп яшәрмен, улым...» – дип авыр тойгылары белән уртаклаша Илшатның әнисе Фаягөл ханым.

Илшат Ильяс улы Газизҗановның җәсәден Явлаштау авылы зиратына җирләгәннәр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: © «Саба таңнары»

Фото: © «Саба таңнары»







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России