Добавить новость
103news.com
Все новости
Февраль
2026

Дубайда Халыкара Сабан туе 4 апрельдә була

0

4 апрельдә Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк. Гарәп илләре татарлары альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, быел кунаклар саны ике тапкырга артыр дип көтелә. Узган ел бәйрәмгә 4,5 мең кеше җыелган булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак кабул итәргә әзерләнә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Сабантуй ул – безнең канда. Сабантуй турында сүз күтәрелгәч, каз тәннәренә кадәр чыга. Чит илдә Сабантуйны оештыруда катнашу – зур шәрәф. Без дөньядагы иң текә Сабан туен оештырачакбыз. Бөтен дөнья татарларның кем икәнлеген белергә тиеш, бөтен ресурсларыбызны шуңа юнәлтәчәкбез», – дигән ул.

Сабан туен төп оештыручылар – эшмәкәр Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Аның сүзләренчә, башта татарларның кечкенә генә «тусовкасы» буларак башланган чара бүгенге көндә Халыкара Сабантуйларның иң зурысына әверелгән.

«Татарстаннан, башка илләрдән бик күп кеше килә. Сабантуйны берәү дә оештырмый, ул - милләтебезне тәкъдим итүче уртак бәйрәм. Без татарларыбызны яхшы яктан күрсәтү өчен барысын да эшләргә тиеш», – диде Камил Галиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, Дубайдагы чара быел киңрәк форматта үтәчәк. Ул конгрессның 49 чит илдә һәм Россиянең 82 төбәгендә 523 татар оешмасы эшләвен, дөньякүләм дәрәҗәдә 4 меңнән артык Сабан туе уздырылуын искә төшерде. Шакиров быелгы Сабан туе сезоны нәкъ менә Гарәп Әмирлекләрендә башланып китәчәген белдерде.

«Гарәп татарлары Альянсындагы бөтен гарәп илләрен әлеге Сабан туена җәлеп итәчәкбез. Бәйрәмне 4 апрельдә Дубайда башлыйбыз һәм Австралиянең Сидней шәһәрендә ноябрьдә тәмамлыйбыз», – ди Данис Шакиров.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Спорт сөючеләр өчен Көрәш федерациясе катнашында милли көрәш ярышлары оештырыла. Балалар өчен «BC Academy» махсус уен мәйданчыгы әзерли, ә «Туган авылым» комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов «Туган батыр» проекты белән таныштырачак.

Оештыручылар искәртеп үткәнчә, бәйрәмгә керү бушлай. Чара 4 апрельдә 16:00 сәгатьтә Safa Park паркында башлана, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России