Добавить новость
103news.com
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ураза гаете 20 мартта була

0

Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана. Ул мәчетләрдә яисә махсус әзерләнгән ачык мәйданчыкларда үткәрелә. Бу көнне мөселманнар чиста һәм бәйрәмчә киемнәрен кия, бер-берсен сәламли һәм бәйрәм белән котлый.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республиканың шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана.

Татарстан авылларындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән (якынча 6:30 сәгатьтә) укылачак.

20 март республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак. Ул җомгага туры килә. Димәк, республика халкы 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк.

«Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башлана», дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов.

«Мәчетләр аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак. Маршрутлар күрсәтелгән тулырак мәгълүмат соңрак шәһәр мэриясе порталында урнаштырылачак», - диде Сарманов.

Көннең икенче яртысында шәһәрдә ел саен уза торган «Рамазан-фест» бәйрәме узачак. Ул Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында 13.00 сәгатьтә башлана.

Чара программасында театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкә һәм фудкорт планлаштырылган. Балалар өчен мастер-класслар һәм актив уеннар оештырыла.

Сарманов сүзләренчә, шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре иминлек һәм җәмәгать тәртибе чараларын тәэмин итәчәк, дип яза «Татар-информ».







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России