Приз фонды 5 млн сум булган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул телә
Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә быел шулай ук Идел буе халыклары (чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт) яшьләреннән дә гаризалар кабул ителә.
Шарт буенча конкурста 14-35 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Конкурсантлардан туган телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүне максат итеп куйган нәтиҗәле, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк.
Жюри финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырыла. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырыла. Бәйгенең гомуми приз фонды – 5 миллион сум. Конкурсның тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән https://vk.com/millikznru төркемендә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе 2021 елдан оештырыла. Шушы еллар эчендә яшьләр тарафыннан 29 проект гамәлгә ашырылды. Алар арасында матур әдәбият, фәнни китаплар, комикслар, телефоннар өчен кушымталар, видео һәм аудио подкастлар, С.Габәши исемендәге милли музыка фестивале, балет, спектакльләр бар. Былтыргы җиңүчеләрнең әзер проектлары 5 март көнне «Яратам» яшьләр клубында тәкъдим ителгән иде.
