[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeni17.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="172" height="161" align="Left"]bez_imeni17.jpg (26.68 Kb)[/img]Кадерле укучыларыбыз! Шулай итеп, быелдан "Сабантуй" журнал булып чыга башлады. Менә сез аның беренче санын кулыгызга алдыгыз. Без татарның киләчәге, аның яшь буыны заманча, алдынгы карашлы булсын дип телибез. Шуңа күрә сезгә затлы, сыйфатлы, мавыктыргыч эчтәлекле журнал тәкъдим итәбез. Ул өегезгә айга ике мәртәбә килеп торачак. Сез биредә гаҗәеп дөньяга чумарсыз: шатланырсыз, кайгырырсыз, туйганчы уйнарсыз, конкурсларда җиңеп, бүләкләр алырсыз һәм алга таба әти-әниләрегезнең акыллы һәм тәрбияле куанычы-таянычы булырсыз дип ышанам! Әйдәгез, безнең белән — могҗиза иленә!
Айдар абыегыз ГЫЙМАДИЕВ.