Иркә белән дуэт башкарган Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе булды
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Иркә белән дуэт башкарган Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәреннән Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проектының абсолют җиңүчесе дип танылды. 13 декабрьдә Филармониядә узган финал концертында җиңүчеләрне атадылар. Аларның исемнәре һәр унике финалист чыгыш ясагач кына билгеле булды. Алинә Шәрипҗанова белән дуэт башкарган Казан егете Ильяс Минһаҗев һәм Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә җырлаган Уфа егете Марсель Закиров беренче өчлеккә эләкте. Өч иң яхшы башкаручы 2021 елның «Татар җыры» концертында чыгыш ясаячак.