Добавить новость
Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Июль
2022

«Өрәңге яфрагы чәе – инсульттан профилактика»: яфрак чәйләре нәрсә белән файдалы?

0
«Өрәңге яфрагы чәе – инсульттан профилактика»: яфрак чәйләре нәрсә белән файдалы?

«Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак эчәргә кирәк», – ди яфрак чәе җитештерүне бизнес иткән Любовь Максютова. Ул «Интертат»ка хатын-кызлар һәм ир-атлар чәе, кан басымы, варикоздан файдалы яфрак чәйләре турында сөйләде.

«Чәй урынына варенье болгатып китерәләр»

«Кыйммәтле рестораннарга кереп утырасың, сырганак яки кура җиләге чәе дип, варенье болгатылган гади кара чәй китерәләр». 

Биш йөз, тугыз йөз миллилитрлы кечкенә чәйнекләрдән сезнең дә «чәй» дип аталган шундый компот эчеп чыкканы бардыр. Любовь белән Юрий Максютовлар, шулай зарланучыларны исәпкә алып, натураль яфрак чәен җитештерә торган бизнесларын төзегәннәр.

Максютовлар Ульяновск өлкәсе Терәнгүл районы Ясашная Ташла авылында җиде еллап яфрак чәе җитештерәләр. Хоббидан башланган эшнең нәтиҗәсе дә бар: Ульян чәен Казахстан, Беларусь, Новосибирск, Мәскәү, Санкт-Петербургтан алалар.

Безнең 2001 елдан бирле үзебезнең курчак театры бар. Чәй ясау безнең хобби иде. Үзебез өчен ясап карадык, безгә ошады. Дуслар кунакка килгәч, аларга шул чәйне эчерә идек. Бөтенесе: «Кайдан алдыгыз?», – сорый. «Үзебез эшләдек», – дибез. Кайдан алдыгыз дип еш сорый башладылар.

Аннары без үзебез дә чәй яратучылар. Күчмә театр артистлары булгач, кая гына барсак та, икенче төрле эчемлек, ризык татып карый идек. Россиядә чәй җитештерү киеренкерәк бара. Чәй урынына күп җирдә смузи яки морс китерәләр. Кыйммәтле ресторанга кереп утырасың, ә сиңа сырганак яки кура җиләге чәе урынына варенье болгатылган гади кара чәй алып киләләр.

Шуннан без чәйгә сорау барлыгын, ә җитештерүчеләр юк икәнлеген аңладык. Әкренләп шушы уйны үзебездә йөрттек, җитештерү өчен кирәкле җиһазларны ала башладык. Инде җиде еллап чәй җитештерү белән шөгыльләнәбез. Пандемия башлангач, безнең беренче бизнес җилгә очты. Чөнки без балалар бакчаларына йөреп эшли идек, аларны ябып куйдылар, – дип сөйләп китте Любовь Максютова.

Яфрак чәе гади кара чәйдән шунсы белән аерыла – монда чәй куагы яфрагы урынына җиләк-җимеш агачы яфракларын кулланалар. Чәйгә яфракларны махсус плантацияләрдән, шәхси секторлардан җыялар. Иң мөһиме – агачлар химия белән эшкәртелмәгән булырга тиеш. Мәсәлән, алмагач яфрагыннан чәй ясыйсыгыз килсә, аңа бернәрсә дә сиптерергә ярамый.

Яфрак чәе дә кырлыган – иван-чәй технологиясе буенча җитештерелә, ягъни принцип шул ук.

«Виноград – варикоздан, чия югары кан басымын төшерергә ярдәм итә»

Яфрак чәйләренең төп мәгънәсе – аларның файдалы булуында. Һәр агач кеше организмына төрлечә файда, шул ук вакытта зыян да китерә ала. Мәсәлән, чия яфрагы чәен кан басымы югары булган кешеләргә эчәргә кирәк. Кан басымы түбән икән, ул чәйне эчү тыела.

Чия агачы тынычландыра торган агач дип санала. Ул шулай ук кан басымын төшерә. Гипертониклар чия яфрагы чәен эчә ала, гипотоникларга ул тыела.

Виноград яфрагы чәе варикоздан файдалы. Ул шешенүләрне бетерә. Виноград яфрагындагы булган матдә безнең кан тамырларын сыгылмалы итә. Виноград яфрагыннан варикоздан эчә торган дарулар да ясыйлар. Монсы шәхси тәҗрибәдән, флебологның (аяклардагы веналарны дәвалый торган табиб – ИТ) үземә шәхсән аңлатканы булды.

Көн саен эчәргә ярый торган чәйләр бар. Мәсәлән, алмагач, кура җиләге чәйләре. Ә чия, шомырт яфрагы чәйләрен көн саен эчәсе дә килми, чөнки төш тәме үзенекен итә. Бүген-иртәгә эчтең, өченче-дүртенче көнгә эчәсе килми башлый, организм кабул итми, – ди Любовь Максютова.

«Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак эчәргә кирәк»

Өрәңге чәе – ирләр чәе булып санала. Ә хатын-кызларныкы – кура җиләге чәе.

Фото: © Михаил Захаров

Өрәңге яфрагы чәе ир-атларныкы булып саналса, хатын-кызларныкы – кура җиләге чәе икән.

...чөнки өрәңге ир-атларның җенси системасындагы микрососудлар, капиллярлар белән эшли. Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак та эчәргә кирәк.

Өрәңге чәе составында слива яфрагы да бар. Слива яфрагы коронар кан тамырлары белән эшли, ягъни кан тамыры стеналарын ныгыта. Аларның сыгылмалы һәм тыгыз булуы – сәламәтлекнең нигезе. Әгәр кан тамырларыгыз йомшак икән, кан сыеклык чыгара, ябыша торганга әйләнә һәм йөрәккә көчәнеш арта.

Хатын-кызлар чәе дип кура җиләге яфрагы чәе санала. Кыз бала яшь кызга әйләнгәч, айлык эч авыртулар, гормональ фон, кәеф үзгәреше сизелгәндә кура җиләге чәе ярдәм итә.

Кура җиләге яфрагы чәен авырга узар алдыннан эчкәннәр. Яфрак составында фолий кислотасы бар. Авырга узгач, утыз бишенче атнага кадәр чәй эчүне туктатканнар. Чөнки чәй тонус тудыра. Утыз бишенче атнадан соң хатын-кызның гормональ фоны үзгәрә һәм кура җиләге чәе бөтенләй башкача эшли башлый. Ул вакытта аны күпләп эчәргә ярый башлый, чөнки ул бала табу юлларын сыгылмалы итә, – дип сөйләде Любовь ханым.

«Кайнар чәй сусауны баса»

«Кара чәйгә караганда яфрак, үлән чәе яхшырак», – диючеләр дә бар. Любовь ханым әйтүенчә, монда барысы да «дело вкуса» икән. Кара чәй дә, яшел чәй дә, яфрак, үлән чәйләре дә зыянлы түгел. Ә яфрак чәйләренең файдалы булуын билгеләп үтәргә кирәктер.

Мин үзем дә кара чәй яратам. Мин яшь барган саен чабрец (рәйхан, тимьян) белән чәй ярата башладым, аңа кадәр җенем сөйми иде. Аннары миңа чәйнең төсле, каты булуы кирәк. Төсе ачык икән, мин чәй эчүдән визуаль рәхәтлек ала алмыйм. Мәсәлән, виноград чәенә кырлыган (иван-чәй) яки сары мәтрүшкә салам.

Монда барысы да «дело вкуса». Еш кына киләләр дә: «Кайсы чәегез иң тәмлесе?» дип сорыйлар. Мин тәмсез чәй җитештермим дә, сатмыйм да дим, – ди Любовь ханым.

«Татарлар гына кызу мунчадан чыгып, кайнар чәй эчә ала», – дип көләргә яратсак та, кайнар чәйнең тәмен һәм шифасын күргәнгә эчкән аңлашыла да. Печән өстендә дә, басу-кырларда да кайнар чәй эчеш, чөнки ул сусауны баса.

Чәй кызудан коткара. Шикәрсез чәй! Баллы яратсагыз, чиста бал белән эчегез. Дөрес итеп пешерелгән, кайнатылган бөтен төрле кайнар чәй дә сусауны баса, – ди Любовь Максютова да.

Фото: © Абдул Фархан

 





Губернатор Новосибирской области Андрей Травников
Новосибирская область

Андрей Травников посетил выставку проектно-образовательного интенсива "Остров"





Москва

Суд приговорил реставратора объектов Московского Кремля к 4 годам колонии


Губернатор Новосибирской области Андрей Травников

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Новосибирская область

Глава Новосибирской области ознакомился с инженерными разработками проектно-образовательного интенсива «Остров»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Коммерсантъ

Валюты ищут равновесие // Юань и рубль балансируют между торговлей и бюджетом




Спорт в Новосибирской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Банк Уралсиб стал партнером XXXV Всероссийского олимпийского дня в Красноярске

Сегодня ночью без света останутся более 10 тысяч человек в центре Новосибирска

Уроженец Новосибирска Владимир Тарасенко снова выиграл Кубок Стэнли


Уимблдон

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новосибирск

Силовики обвинили кемеровского бизнесмена в обмане иностранной компании на 46 млн рублей



Частные объявления в Новосибирске, в Новосибирской области и в России