«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк
![«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/2b18eb1b88b901f13aedf99bf613d80d593a9c50/store/fill/780/440/18706908359a1c462baa247940fc96c57404ce5b93f7733be47fd2509f01/MZH_2310.jpg)
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова). 18 февраль көнне Казан хоккей клубы Омск шәһәреннән килгән «Авангард» белән уйнаячак. Клубның рәсми сайтында эленгән афишада: «Чын татарча матч булачак», — дип вәгъдә ителә.
Оештыручылар милли колорит, милли костюмнар, музыка, кышкы сабан туе, артистлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак дип вәгъдә итә.
Уен 18 февраль көнне «Татнефть-Арена»да узачак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.