«Ак Барс» җиңелүе белән «Авангард» командасы юбилеена бүләк ясады
![«Ак Барс» җиңелүе белән «Авангард» командасы юбилеена бүләк ясады](https://tatar-inform.tatar/attachments/31504d1deb2f79bd3aaa32d485dbb9bbe9eebe68/store/fill/780/440/3e93bac83f537ab15cf32eb33c0a46a3f7bb44cb0074a83864f986906dbc/%D1%82%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B5%D1%80+%D1%81%D0%B0%D0%BB+%D0%BA%D0%B0%D0%BC.jpg)
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына 0:3 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәүдә узды. «Авангард» хоккей командасы әлеге матчта 70 еллык юбилеен бәйрәм итте. Беренче период. Унберенче минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Оливер Каски исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Корбан Найт гол кертте (2:0). Икенче периодта голлар булмады. Өченче период. Җиденче минутта Корбан Найт, командасы күпчелектә уйнаганда, «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (3:0). Командалар составы: «Авангард»
Грубец (Бобков);
Толчинский — Найт — Чинахов, Шәрипҗанов — Емелин;
Буше — Зернов — Якупов, Береглазов — Покка;
Шумаков — Семёнов — Хохлачёв, Готовец — Каски;
Каблуков — Стась — Дедунов (Комаров), Чистяков.
«Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Воронков — Азеведо — Галиев, Юдин — Лямкин;
Доус — Да Коста — Тихонов, Рукавишников — Педан;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Журавлёв — Хенкель;
Петров — Кормье — Фисенко (Сафонов), Лучевников.
«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Металлург» командасы белән очраша. Матч 25 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.