АКЧУРИННАР УТАРЫ
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-1.jpg)
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-2.jpg)
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-3.jpg)
Менә шундыйларның берсе – атаклы Акчуриннар. Алар турында беренчел мәгълүматларны Ульян каласына март аенда ясалган сәфәр вакытында ук ишетеп кайткан идек. Ульян уртасында алар губерна үзәгенә килгән чакта гомер итә торган затлы, матур йортларын да күрдек. Төзелгәннәренә бер йөз елдан артык, әмма бүген дә таш һәйкәлләр төсле кымшанмыйча, тирә-якка ямь һәм кодрәт сибеп утыралар әле.
Ә гомер кичергән иң төп утарлары хәзер Барыш районы дип атала торган Зөябашы авылында булган. Дөрес, татар өчен һәм хәтердә генә Зөябашы ул, ә һәр тамырга балта чаба торган кодрәтле рус аны күптән Иске Тимошкино дип чукындырган инде.
Зөябаш Ульяннан 200 чамасы чакрым ераклыкта. Өлкә үзәгеннән көньякка юл тоттык. Ульян җирен юкка гына читтән “дала җире, япан-кырлар” дип санаганбыз икән. Елгалар буендагы яр өстен тутырып үскән йөзьяшәр нарат, каен, имәннәрне күреп, нык шаккаттык. Болар безнең сыман йорт төзердәй, такта ярырдай агачларны Киров яки Пермь урманыннан ташып газап чикми, үзләрендә урман комдай хәттин, авыл саен пилорамнар гөрләү шуны раслый. Басу туфраклары бездәге шикелле үк чәер-кара түгел, байтак урыннарда ап-ак известь катламнары җәйрәп ята, өлкәдә бик кодрәтле цемент заводлары өчен чимал шуннан. (Ак балчыклы катлам Мамадыш җирендә дә бик чиксез; анда да берзаман эшмәкәрләребез цемент заводы корырга, шулай итеп төзелешләрнең, ягъни шашкан хакка сатыла торган фатирларның бәяләрен төшерергә ният иткән иде дә, республикада мөһим кәгазьләргә имза салып утыручы бик зур түрә, керемнең дүрттән берен үзенә таләп итеп, юлны кисте). Өлкәдә адым саен матур күлләр, эреле-ваклы инешләр очрап тора. Борынгы бабаларыбыз торак урыннарын оста сайлый белгән, кискәләп калдырылган Ватаныңны уйлап, ничек сызланмыйсың?..
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-4.jpg)
Авылга нигез салган иң борынгы картлар иген игү, мал үрчетүдән тыш, йон язу, сабын кайнату, тире иләү остаханәләре төзеп канат ярган. Сәүдә документларына алар арасыннан Ишмәков, Әхмәтов, Әбдрәзәков, Шәрәфиев фамилияле бабайлар кереп калган (сөбханалла, ул чагында Мангушев, Богданов, Ермаков сыман соранланган урыс фамилияләре калыкмаган әле). Зөялеләрнең кинәт канат җәя башлавына 1763 елда татар сәүдәгәрләренә бөтен Россия буйлап тамга-хаксыз сәүдә хокукы бирелү турында указ игълан ителү дә ярдәмгә килә.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-5.jpg)
Әтиләренең барча утары һәм байлыгы бертуган Габдерәшит, Якуб һәм Йосыф исемле уллары кулына күчә. Дәвамчылар да хезмәт шартларын яхшырту турында бик кайгыртмый бугай, 1870 елда фабрикада коточкыч янгын чыга һәм Мәскәү өлкәсеннән яллап күчерелгән урыс хатыннарының 37 се шунда янып үлә. Мондый хәвеф яңа буын Акчуриннарны да хафага салмый калмый. Алар 37 гаилә ирләренә дә яңа йортлар төзү өчен нарат бүрәнәләр кайтарырга һәм, шуларга өстәп, ике күрше авылда чиркәү төзеп бирергә мәҗбүр була (берсе Бесштановка исемле, шуннан аңлашыладыр). Хәтта бүген дә үзенең мәһабәтлеге белән сокландыра торган кирпеч фабрика корпусын да Акчуриннар шул янгыннан соң төзегәндер инде. Монда хезмәт шартларының камил булганына һичбер шик юк. Акчуриннар үзләре дә тынычланып сулыш алган сыман. Алар, беренче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсен йөрткән өч туган, 1875 елда Сембер каласында “Бертуган Акчуриннар” исемендәге сәүдә фирмасы нигезли һәм Россиядән тыш, чит илләрдә сәүдә итәргә дә тулы хокук ала. Сембер үзәгендә калкыткан йортларын да шул сәүдә эшен күз уңында тоту өчен махсус тергезәләр. Билгеле ки, аларның даны да еракларга тарала башлый. 1883 елда Кырымның Бакчасарай каласында татар телендәге беренче “Тәрҗеман” газетасын чыгара башлаячак Исмәгыйль Гаспралы, ерак ара үтеп, Акчуриннарның Зөһрә атлы кызларын хатынлыкка ала. Ни галәмәт, Зөябашта Исмәгыйль бәй белән Зөһрә туташка никах укылган мәчет бүген дә исән-сау утыра. Акчуриннар алга таба да татарның иң зыялы һәм күренекле шәхесләре белән элемтә кора башлый. Бөтенрәсәй мөселман корылтайларында яки аерым мәҗлесләрдә Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, бөек Дәрдемәнд белән бергә төшкән сурәтләре хәзер инде Зөябаш мәктәбендәге Акчуриннар музееның диварларын бизи.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-24-12-6.jpg)
Мәгълүм булганча, забастовка-стачкаларның һәммәсен дә канга батыралар. Илдә чагыштырмача тын, мыштым тормыш урнаша. Дөрес, әнә шул мыштым вакытта Ленин чит илдә чыгарып яткан большевистик “Искра” газетасын Зөябашта Мөхәммәтша Мулюков шикелле шыпырт кына алдырып ятучы мөгаллимнәр дә пәйда була башлый. Алар бик санаулы гына исәпләнсә дә, татар җәмәгатьчелеге канына да большевизм һәм гаделлек, тигезлек өчен көрәш рухы сеңә. Ләкин әле моны киң даирә эчендә төптән белүче, шөбһә йотучы юк. Акчуриннар да иркен сулап яши. 1909 елның җәендә алар Казанда үпкә авыруыннан газап кичеп яшәүче Габдулла Тукайны Зөябашка кунак итеп ала.
Зөябашта Акчуриннар төзегән өч агач йорт исән. Берсе дистә еллар буе хастаханә булып хезмәт иткән, иркен бакчасы бар. Йортның затлы кафельләр белән тышланган камин-миче беренче каттагы авыздан ягылса да, аның морҗасы икенче кат аша да үтеп киткән, димәк, гайрәтлеге бар бүлмәгә җиткән. 23 яшендәге Габдулланы Акчуриннар менә шушы камин мичле зур бүлмәдә кабул иткән, диләр. Тәрәзәләре зур һәм биек, түшәм уртасында һәм почмакларда алебастрдан ясалган затлы нәкыш әле дә кичә генә бизәгән шикелле, гел елмаеп тора. Үзләренең иң затлы бүлмәләрен инде киң танылган һәм халык мәхәббәтен казанган Тукайга төн кунарга бирүләре бик тә мөмкин. Аннары, Тукай гел биредә генә яшәп ятмаган бит, Акчуриннар аны күршедәге Калды авылы янына урнашкан дачаларына, шунда кымыз белән сыйларга алып чыккан.
Бер кузгаткач, калган ике йорт турында да әйтеп узыйк. Алар да исән-сау, берсендә бүген дә хәтта 13 гаилә (!) тормыш итә әле. Ләкин йортларның торышын-сакланышын һич кенә дә әйбәт дип бәяләрлек түгел. Нарат бүрәнәләрдән салынган диварлар шул көенчә, кызыл кирпечтән күтәргән подваллар гасыр ярым вакыт узуга карамастан, тамчы да бирешмәгән. Гомер итүчеләр бөтен ризыкларын элекке Акчуриннарның идән астындагы келәтләрендә тота һәм, ни галәмәт, алар суыткычтагыга караганда да бозылу, ачып чыгуларга һич бирешми. Әмма... әмма йортларны гасыр ярым элек тышлап куйган такталар нык кына череп беткән, байлар яллап ясаткан бизәк-нәкышлар яртылаш сынып төшкән. Шаккатмалы бер хәл, агачтан салынса да, йортлар эчендә беркайчан да янгын кузгалмаган. Хәтта совет елларында йортка терәп салынган сарайларда янгын чыкканда да төп йорт диварларын ике арага байлар белеп утырткан өянке агачлары саклап калган. Ул өянкеләр ике-өч ир белән дә колачларлык түгел. Аларга карап бөек Тукайның да сокланганлыгына һичбер шик юк.
Ә Акчуриннарның Калды авылындагы җәйге дачаларына килсәк, аның хәзер эзе дә юк инде. Әмма авыл халкы Тукайның бер атна буе биредә кунак булуын зур горурлык белән искә ала. Авыл – сокланырлык! Нәкъ үзәктә – дистә гектарларга җәелгән олы бер күл. Аңа хәзер карп җибәргәннәр. Сөзгеч, ятьмә белән тотарга рөхсәт һич юк, ә кармак белән каптырасың килсә, йә, рәхим ит. Кай кичләрдә ун-унике килолы да балык каба, диләр. Авыл уртасындагы мәчетне 2010 елда кабат бастырганнар. Мәчет исән чакта Тукай үзе дә бирегә гыйбадәткә йөргән. Авылның йортлары нык, хуҗалыкларының мәйданы утызар сутыйдан һич ким түгел. Инвестор атлы каракларны якын китермәгәннәр. Хакимият исеменнән килеп талаучы мафия-кланнар турында да һични ишетмәссең. Ульян өлкәсенең бер генә юлында да видеофиксатор атлы акыртып талаучы юк бит. Монда елына миллиард ярым тәңкә акчаны кесәгә җыеп ятучы клан да юк икән, сөбханалла! Менә шуңа күрә күршеләрнең муллыгына карап сокланырга гына кала да шул...
Зөябашка кайтсак, аның халкында большевистик рух кабынуы хакында әйтеп үттек инде. Шуңа күрә зөябашлылар Октябрь инкыйлабын бик актив каршылый. Без атаклы драматург буларак белгән Фәтхи Бурнаш Акчуриннар фабрикасында тәүге партячейка оештыра һәм губерна күләмендәге “Таң” газетасын чыгара башлый. 1918 елда Сембер каласы ак чехлар кулына төшкәч, безгә янә таныш Шамил Усманов Акчурин фабрикасы эшчеләреннән партизаннар отряды оештыра. Аңа егет йә кыз булуына карамастан берьюлы өч Сүнчәлиевларның кушылуы аеруча гыйбрәтле. Ләкин, нәкъ шуның капма-каршысы буларак, Акчуриннар нәселенең иң күренекле вәкиле Йосыф Хәсән улы Акчура әүвәл татар халкының хокукларын яклау өчен самодержавие белән көрәшкә ташлана, бу көрәштә җиңеп чыга алмый һәм 1908 елда Төркиягә кача, анда 1935 елга чаклы Милләт Мәҗлесенең депутаты булып эшли, хәзерге төрек дәүләтенә нигез салучыларның берсе була.
Бөтен илдә большевистик тәмуг төзеп куйгач, билгеле ки, дистәләгән зөябашлылар да Сталин лагерьларында һәм төрмәләрдә яна. Шуңа карамастан, Бөек Ватан сугышына 800 дән артык ир-ат озаталар. Яртысыннан артыгы әйләнеп кайта алмый. Шушы бер авылдан Гали Габдрәзәков, Габделхак Гомәркин, Хәмзә Богданов атлылары Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек була. Зәки Кутлин генерал дәрәҗәсенә җитеп яулар кичә. Ә фашист командованиесе Кудров дип белгән Кадермәтов партизаннар отрядын җитәкли, дошманнар аның башы өчен меңәрләгән марка-франк акча вәгъдә итсә дә, халык аны сатмый...
Зөябаш хәзер, бөтен ил шикелле, таркатылган һәм кыйбласын җуйган хәлдә. Акчуриннар төзегән фабрика цехларында тәрәзә рамнары ясау эшен нигезләп караганнар, араларында Габдерәшит, Якуб, Йосыф шикелле үҗәт эшмәкәрләр табылмаган. Зөябашның ике-өч җирендә пилорамнар эшли. Ә колхозның терлек абзарлары юкка чыккан. Дөрес, шәхси хуҗалыкларда әле мал асрыйлар. Җомга саен авыл уртасында зур ярминкә үтә. Һәм... өлкән агай вәкилләренә ияреп-тагылып, безнең Мостафа вә Кәримнәр дә, Акчуриннарның элеккеге матур күлле бакча эчләренә поса-поса, хәмер эчеп йоклый. Әле ярый, авылдагы кыямәтне зираттагы Сөләйман, Якуб һәм башка Акчуриннарның өрәкләре күрми...
Ә бөек Тукай эзләрен саклаган атаклы Акчуриннарның йортлары төзәтү һәм шәфкатьле кул көтеп өзгәләнә...
Вахит ИМАМОВ.
. Акчуриннар нәселенең иң якты йолдызы Йосыф Акчура (1876-1935).
. Акчуриннар 1848 елда төзегән беренче йорт.
. Исмәгыйль Гаспралы һәм Зөһрә Акчурина никахлашкан мәчет.
. Партизаннар отряды командиры Кудров-Кадермәтовның башы өчен фашистлар бүләк вәгъдә иткән белдерү бите.
. Акчуриннар нигез салган фабрика хәрабәсе.
. Авыл зиратында Якуб Сөләйман улы Акчуринга куелган кабер ташы.
Автор фотолары.