Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Оренбурга
Оренбург
Февраль
2021

Ренат Вәлиуллин: Халык үзе – коткаручы - «Мәдәни җомга»

0

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», «Мәдәни җомга» ). Санкт-Петербург шәhәрендә 1905 елның сентябрь аенда атаклы дин эшлеклесе Атаулла (Гатаулла) Баязитовның "Нур" газетасы дөнья күрсә, 11 декабрьдә империя башкаласында Рәшит Ибраһимов җитәкләгән "Өлфәт" газетасы да чыга башлаган. "Нур"да Россия мөселманнарының тормышы, дини хокук­лар турында язылган, "Өлфәт" иҗтимагый гамәлләрне, милләт мәнфәгатьләрен күтәреп чыккан. Шулай итеп, патша Россиясендәге рус булмаган халыклар арасында беренчеләрдән булып, Казан татарларының да милли матбугат системасы барлыкка килгән.  Октябрь инкыйлабына кадәр 120 дән артык татар газеталарын гамәлгә кую халкыбызның милләт буларак формалашуының төп күрсәткече булып тора. Совет хакимияте елларында да, хәзер дә татар матбугаты милләт язмышын хәл итә торган әсбап хезмәтен үти.  Матбугат тормышы да, төрле төбәкләрдәге милли яшәеш тә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Татарстан һәм Казан белән уртак эшләү өчен җитди сәбәпләр бар. Бер генә мисал: 2021 елда “Нур” газетасын чыгаручы, мәгърифәтче, галим, император гвардиясе ахуны, Санкт-Петербург җәмигъ мәчете төзелешен башлап йөрүче Атаулла Баязитовның тууына 175 ел тула. Петербургта аңа бюст куелды, ул яшәгән йортка элмә такта урнаштырылды, аның туган көнендә hәр ел без “Баязитов укулары” үткәрәбез.  Милли мәгълүмат татар дөньясының теләсә нинди төбәгенә үтеп керә, милли телдәге мәгълүмат чаралары административ чикләрне танымый. Хәзерге интернет, телевидение заманында да дәүләт ярдәмендә яки аерым шәхесләрнең тырышлыгы белән зур тиражлар җыючы редакцияләр бар. Россия Федерациясенең 22 төбәгендә утыздан артык татар газета-журналы нәшер ителә. Алар арасыннан Мәскәүдә, Уфа, Ульян, Төмән, Пермь, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбедә чыгып килән газеталарны, Түбән Новгородта һәм Самарадагы җитди журналларны атап була, алар халык тугрылыгы һәм энтузиазмы нәтиҗәсендә дөнья күрә.  Безнең барыбызның да уртак максатыбыз – чәчелгән татар милләтен туплау, милли мәнфәгатьләрне яклау, татар булып яшәргә ярдәм итү. Быел исә бөтен Россия халык санын алу барыбыз өчен дә зур имтихан. Хәзерге интернет, социаль челтәрләр, татарча укучыларның бермә-бер кимүе безнең мөмкинлекләрне чикли. Туган телне белгән өлкән буын ничек тә милли арбадан төшеп калмаса, яшь һәм урта буынны мәгълүмат мохитеннән ычкындырмаска иде.  Шуны истә тотып, ике ел элек Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме белән piter.tatar дигән интернет порталы ачып җибәрдек. "Нур" газетасының миссиясен XXI гасырда дәвам иттергән бу проектның башында милли җанлы егет, талантлы компьютер белгече Равил Закиров тора. Фикер алышуларны модератор Катифә Гайнетдинова алып бара. Шәһәрдә татар журналистларының клубы канаты астында кызыклы очрашулар, фикер алышулар үтә. Онлайн конференцияләрдә, медиафорумнарда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән милли рухлы татар белгечләре катнаша. Бу чараларны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Татмедиа" агентлыгы зур ярдәм күрсәтә.  Россия регионнарында чыгып килгән татар газеталарының мөхәррирләре, республикабыз­ның әйдәп баручы татар басмаларының җитәкчеләре hәм үзебезнең билгеле журналист-аналитикларыбыз бу чараларда катнаша. Пандемия чикләүләре чорында мондый канал аша аралашу кызыклы һәм файдалы. Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә югары бәя бирә. Милләт тормышына, тарихына һәм заман хәбәрләренә багышланган ресурслар арасында Мәскәү, Самара татарлары эшләтеп җибәргән интернет порталлар да бүгенге мәгълүмат кырында үз урынын таба алды.  Мондый рухтагы милли порталларны татарлар яшәгән барлык регионнарда да ачарга мөмкин. Шул рәвешчә, көнүзәк мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бару белән бергә, шул җирлектә яшәгән барлык татарларны берләштереп торырлык уңышлы механизм да эшләп була. Кайбер татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әлегә кадәр үз сайтлары юк, газеталар чыгару яки тарату да шактый зәгыйфь хәлдә. Бу очракларда матди мөмкинлекләр җитмәү яңа проблема түгел, ул күптән билгеле. Ләкин алга карап эшли белү, заманча фикер йөртү, яңа форматта эшләү тагын да зуррак дефицит булып тора.  Мәгълүмат кырында шоу-бизнес, гыйбрәтле хәлләр, фаҗигале язмышлар, маҗаралар яктырту өскә чыккан хәзерге заманда, милли матбугатның тәрбия мәктәбе булуын оныту, дин, әдәбият, әхлак тарату миссиясеннән ваз кичү мөмкин түгел.  Татар телле матбугатның төп проблемасы – татар телен белүчеләр кимү. Шул сәбәптән күп­ләр газета-журналның да бүтән телдәгесен алдыра һәм нәтиҗәдә үзе дә сизмәстән милли мохиттән чыга. Шулай ук кечкенә редакцияләр, түбән эш хаклары, гонорарлар түләмәү, татар телен яхшы белгән квалификацияле журналистларның җитмәве төбәкләрдә чыга торган татар газета-журналларны авыр хәлгә куя.  Хәзерге милли матбугатның авырткан җире – эчтәлекнең ярлылыгы, актуальлек җитмәү, контент йомшаклыгы. Татар матбугаты, чын мәгънәсендә, укучыга гамәли ярдәм күрсәтүче булырга тиеш. Хәзерге вакытта газета-журнал укучыга, үзен алдыручыга мохтаҗ, ә бу вәзгыять киресенчә булып, укучы газетага мохтаҗ булсын. Ул анда үзенә кирәк бөтен сорауларга да җавап таба алган очракта газетага язылачак.  Бүген басма матбугатка интернет ресурсларын каршы кую комачаулый. Интернет никадәр алга китсә дә, экспертлар фикеренчә, халык басма матбугатка ныграк ышана. Татар редакцияләренә төрле социаль челтәрләрдә аккаунтларын булдырып, аларны актуальләштерергә мөмкин. Оператив мәгълүмат - ул телевидение һәм интернет өстенлеге, ә җитди тирән мәкаләләр һәм этномәдәнияткә караган темалар иң әүвәл басма матбугатта дөнья күрергә тиеш. Интернетта аларны таратып, күбәйтеп тә була.  Республикабызда чыгып килгән татар басмаларын Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында киңрәк таныту максатыннан, төбәкләрдә эшләп килгән татар порталларын, сайтларын актив куллану дөрес булыр иде. Аларда татар газетасының яки журналының аерым колонкасы ачыла, анда газетада басылган кызыклы мәкаләләр куела, архив материалларына урын бирелә. Шул ук колонкада басмага язылу кнопкасы куела. Шулай ук порталда узган төрле бәйгеләрдә бүләк итеп газета-журналга бушка яздыру уңай нәтиҗә бирәчәк.  Россия төбәкләрендә hәм чит илләрдә эшләп килгән татар сайтлары hәм татар басма органнары җитәкчеләре татар блогерларының онлайн форматта эшли торган берлеген булдырырга вакыт җиткәндер. Мондый канал көнүзәк темалар турында хәбәрләрне тиз арада тарату, дөрес бәя бирү, тактик бурычларны тормышка ашыру, үзара hәрдаим элемтәдә булу өчен кирәк. piter.tatar порталы базасында без бу берлекне инде оештыра башладык. piter.tatar медиафорумнарыннан соң безнең төбәкләрдәге, республикадагы татар газета журналлары баш мөхәррирләренең ватсап группасы оешты, анда фикерләшү башланды. Шушы ук берлек нигезендә без татар хештегларының бердәм исемлеген булдырып, аны бар җирдә мөмкин кадәр активрак куллана башлауга күчик.  Рус телле, әмма татар милли мәйданында эш алып барган hәм күпчелек укучылары татарлар булган портал, сайт, газета, журналларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышу, аның өчен яңа форматларда эшләү үгет-нәсихәт белән генә түгел, ә укучының үзендә телне өйрәнүгә кызыксыну уяту мөhим.  Милли үзаң тәрбияләү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте турында мәгълүмат тарату милли матбугатыбызның төп максаты булсын иде. Бүген ярдәмгә мохтаҗ газета-журналларыбызны, китап һәм интернет мөмкинлекләрен югалудан, мәгълүмат инкыйразыннан бары тик татар халкы үзе генә һәм аның этномәдәният мохите генә коткара ала. Безнең милли матбугатны югалтырга хакыбыз юк.





Губернатор Оренбургской области Денис Паслер
Оренбургская область

Родители учеников школы №29 в Орске обратились к Денису Паслеру. Они не хотят, чтобы их детей переводили в школу №32





Москва

Азербайджан назначил столицей тюркского мира талышский город Ленкорань. Талышские организации мира бьют тревогу


Губернатор Оренбургской области Денис Паслер

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Оренбургская область

"ЕР" официально выдвинет губернатора Оренбуржья Паслера на второй срок



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

В Туле завершился V этап культурно-просветительского проекта «Классика: история и современность»




Спорт в Оренбургской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ФК «Оренбург» покинул центральный защитник Михаил Сиваков

12 июня в Оренбуржье пройдут мероприятия, посвященные Дню России

ОГУ вошел в рейтинг технических вузов по уровню зарплат выпускников


Новак Джокович

Новак Джокович дал дорогу молодым // Борьбу за первое место в рейтинге АТР в этом году поведут Янник Синнер и Карлос Алькарас



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia



Частные объявления в Оренбурге, в Оренбургской области и в России