Сабаның Казбай белән Казбикәсе Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесендә катнашты
![Сабаның Казбай белән Казбикәсе Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесендә катнашты](https://intertat.tatar/attachments/72167ce4920d187a0523e4f80ed4c890b85c3a65/store/crop_and_fill/0/345/2048/1151/780/440/6f47190ca5809e1a336b6f35e3ae6def78851352de45e5a3bf06918c547a/34AEF85C-017C-48EA-88A5-FD8F8505BB73.jpeg)
Бәйге өчен алар махсус Казбай белән Казбикәгә милли киемнәр теккән.
Нигъмәтҗановлар шулай ук каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр, каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары номинацияләрендә осталыгын күрсәткән.
Кичә Бөтендөнья татар конгрессында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Фестивальдә Татарстаннан тыш, Башкортстан, Оренбург, Төмән, Пермь, Ханты-Мансийск, Самара, Ульяновск һ.б. чит төбәкләрдән катнашучылар булган. Җиде номинациядән 600гә якын эш җибәрелгән.