Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Оренбурга
Оренбург
Июль
2023

Шәлләр бәйләүче Рәисә ханым: «Бер шәл бәйләүгә ярты елга кадәр вакыт китә»

0
Шәлләр бәйләүче Рәисә ханым: «Бер шәл бәйләүгә ярты елга кадәр вакыт китә»

Чаллыда яшәүче Рәисә Хөсәенова җәйге каникулларын Оренбург өлкәсендә кул эшләре белән шөгыльләнүче әбисе янында үткәрә торган була. Анда барлык кызлар өйдә утырып, шәл бәйлиләр. Рәисә 7 яшендә бәйли башлый.

«Әбием Латыйфа Салпикова мине бар нәрсәгә дә өйрәтте, 6-7нче сыйныфларда мин инде 5-6 шәл бәйләп алып кайта идем. Әзер җептән бәйли идем. Әни аларны сата һәм миңа мәктәпкә кирәкле әйберләр сатып ала иде», – дип сөйли Рәисә Хөсәенова «Челнинские известия» журналисты Ольга Степановага.

Белеме буенча ул – рәсем һәм технология укытучысы, шул ук вакытта ул малайларга балта остасы, эретеп ябыштыру эшен укыта. Бүгенге көндә заводта эшли. Елына 2-3 тапкыр Оренбургка әнисе янына бара, йон алып кайта. Аны һәрвакыт бер урында – Саракташ бистәсе базарында сатып ала, анда йон Оренбург өлкәсенең ярдәмче хуҗалыкларыннан китерелә. Рәисә ханым аларны үзе эрләп, үзе җепләр ясый.

«Оренбургтан килгән кәҗә йоны һәрвакыт җылырак булуы белән дан тоткан. Шулай ук андагы йон Волгоградныкы белән чагыштырганда кыскарак, шуңа күрә эшкәрткәндә уңайлырак. Ә аны эшкәртү җиңел эш түгел. Аны тарау өчен кулларның көчле булуы кирәк. Йон мамык кебеккә әйләнгәч, аннан җепләр ясала», – ди ул.

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Йон, димәк, җеп тә, табигатьтән ике төстә генә – куе соры һәм сарылы-ак була. Ул иссез, чөнки кәҗәләр яхшы ашатыла.

«Бер шәл бәйләүгә ярты елга кадәр вакыт китә»

Рәисә ханым төрле әйберләр бәйли: мамык шәлләр, яулык-«паутинкалар», палантиннар, жилетлар, бияләйләр, оекбашлар. Бу әйберләр утырмасын өчен, мамык җепләргә ефәк җепләр өстәлә. Ефәк җепләр – «паутинкалар»да, мамык җепләр йон әйберләрдә скелет ролен уйныйлар, алар әйбернең югач та беренчел формасын саклый, утыртмыйлар.

«Хәзер җепләр җитәрлек, ә элек хәтта мамык җепләр дә җитми иде. Әбиемнең, чираттагы әйберен бәйләгәндә, колготкаларын сүтеп, аларның җепләрен кушып бәйләгәнен хәтерлим», – дип искә ала Рәисә.

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Бер шәлгә – мамыкны чистартудан алып бәйләп бетергәнчегә кадәр, көн саен 4-5 сәгать бәйләсәң, 1 ай вакыт китә. Ял көннәрендә генә булса, ярты ел чамасы. Кул хезмәте, табигый тукымадан эшләнгән әйберләр һәрвакыт кадерле булган, шуңа күрә аларның бәяләре дә тиешле. Эшләнмәнең зурлыгына, катлаулылыгына, тыгызлыгына, бизәк ташлары булуына карап 1 меңнән 10 мең сумга кадәр тора. Кайчак кыйммәтрәк тә була.

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

«Матур бизәкләр һәм энҗеләр белән бәйләнгән метр ярымлык яулык үз хуҗасын көтә. Мондый әйберләр еш кына Россиядә генә түгел, дөнья подиумнарында да ялтырый», – дип уртаклаша кул эшләре остасы.

Аның эшләнмәләрен күпчелек 50-60 яшьлек хатын-кызлар ала. Сирәк булса да, кызлар арасында да кызыксынучылар очрый. Мисал өчен Спас ярминкәсендә 18 һәм 25 яшьлек ике кызга «паутинка» шәлләре ошаган. Матур һәм җылы шәлләр Владивостокка, Ростов-Донга, Владикавказга, чит илләрдән – АКШ һәм Казахстанга китә.

«Шәл сатып алучыларга аларның 30 ел хезмәт итәчәге турында әйтәм. Ләкин бер ярминкәдә бер хатын-кыз мине төзәтте – «30 ел түгел, ә 300 ел» диде. Чыннан да, аларны бит ничә буын бәйли, дип уйладым. Алар әниләреннән кызларына, аннары оныкларына күчә», – дип сөйли Рәисә Хөсәенова.

Кул остасының үзенең гардеробында да мамык әйберләр бар: жилет, бияләй, палантин, яулык. Ире дә җылы мамык жилетта җылынып йөри.





Губернатор Оренбургской области Денис Паслер
Оренбургская область

Денис Паслер поздравил соцработников Оренбуржья с наступающим праздником





Москва

Захарова: армянам - нота, апшеронцам – «да»


Губернатор Оренбургской области Денис Паслер

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Оренбургская область

Денис Паслер поздравил соцработников с профессиональным праздником



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Шнуров

«Мат на сцене»: Михайлов заявил, что до сих пор обижается на Шнурова




Спорт в Оренбургской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ОГУ вошел в рейтинг технических вузов по уровню зарплат выпускников

12 июня в Оренбуржье пройдут мероприятия, посвященные Дню России

В Оренбурге 14 июня возможно временное отключение трансляции телерадиоканалов


Елена Веснина

«Мирра Андреева обладает удивительной выживаемостью» // Олимпийская чемпионка по теннису Елена Веснина об итогах женского Roland Garros



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Take a mystery lover's holiday by solving crime on the Italian Riviera in On Your Tail



Частные объявления в Оренбурге, в Оренбургской области и в России