Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Пензы
Пенза
Июнь
2022

Рәфис Кәлимуллин: «Атказанган исемен акча өстәп бирсәләр дә алмас идем»

0
Рәфис Кәлимуллин: «Атказанган исемен акча өстәп бирсәләр дә алмас идем»

Рәфис Кәлимуллин шоу-бизнеска яшен кебек килеп керде. Бу - минем фикерем. Билгеле, ул әле сәхнәдә аякларында нык басып тору максатына бара гына, шулай да инде беренче адымнар ясалган.

Синең репертуарда татар халык җырлары бармы? Ничек уйлыйсың, халык җырын башкарып, тамашачыны җәлеп итеп буламы?

Татар халык җырларын башкарам, ләкин нәкъ менә шушы җырлар ярдәмендә халыкны җәлеп итеп була дип уйламыйм. Халык җырын башкарып, имтихандагы кебек шушы җырны башкара алуыңны гына исбатлый аласың. 

«Плюс»ка җырлый аласыңмы?

Элек җырлый ала идем, хәзер алай җырлый алмыйм, чөнки сәхнәгә чыгып, бер урында басып тормыйм. Чыгышларымны күргәнең бардыр, мин җырлаганда бик эмоциональ. «Плюс»ка җырлап, шомарып, җырларга өйрәнеп булмый. Гел яздырылган җырны башкарып, вакыт узгач, фальшлар үзеннән-үзе барлыкка килә. Мәсәлән, ачык һавада «плюс»ка җырларга була яки берәр тапшыру төшергәндә, әмма банкетларда, концертларда түгел. Хәзер тамашачы акыллы бит, «плюс»ын да сизә, ничек киенгәнеңә дә, прическаңа да игътиба итә.

Син номерыңны сер итеп тотасың икән. 

Әйе, үз номерымны таратмыйм. Администраторым Рөстәм бар. Аның аша аралашам. Тик бу борынымның чөелүе түгел, номер таралса, яза, шалтырата башлыйлар. 

Кайберләр төрле авырлыкларга очрагач, эчүгә сабыша. Син авыр чакта нишлисең?

Эчүгә сабышу минем турында түгел. Күңелемне төшерә торган берәр хәл булса, авылга кайтып китәм. Әни-әти янында бик рәхәт, алар белән сөйләшәм, алга таба иҗат итәргә бер багаж көч җыеп киләм. 

Рәфис Кәлимуллинның шәхси архивыннан

 

Тәнкыйтькә ничек карыйсың?

Мин чагыштыруны яратмыйм. Берсендә филармониядә концерт бара. Берәү миңа: «Сөйләвең Данир Сабировныкына охшаган, җырлавыңда Тямаев алымнары бар», - диде. Әле хәзер дә шушы сүзләрне әйткән кешедән читтәрәк торырга тырышам. Ул миңа дөрес бәя бирмәде, ә мин аның сүзләрен күңелемә якын алдым. 

Шулай да киңәшләр бирүчеләр бардыр.

Киңәш бирүчеләр күп инде ул. Әмма беркем дә: «Менә шушы җыр 100 процент күтәрелеп китәчәк», - дип әйтә алмый. Үзем дә зур дәрәҗәләргә ирешкән артислардан киңәш сорап йөрмим. Аннан соң күңелемдә ни булганын беркем дә белми. Мине кем миннән яхшырак белсен?! Ник син һаман популярлаша алмыйсың, диләр. Бәлки, аның акчасы җитмидер, бәлки, гаиләсендә проблемалар бардыр?! Безнең эстрадада, төрле сәбәпләр булганга күрә, күтәрелеп китә алмаучылар бик күп. 

Син тиз арада күтәрелдең, әйеме? 

Бу синең фикерең, ләкин шушы күтәрелүемә мин озак килдем. Әгәр бераз аска төшәргә туры килсә, барыбер эшсез калмам дип уйлыйм. Мин эштән курыкмыйм, рульгә дә утырып чыгып китәргә мөмкинмен. Әмма хәзер әле менә шушы өлкәдә эшлим һәм миңа бик ошый. Тамашачым яңа җырларымны көтеп ала. Менә хәзер «флешка» чыгарырга уйлыйм. Кайсы җырны кертергә, кайсын, киресенчә, төшереп калдырырга икәнен үзем хәл итәм. Ул флешканы сатып алырга теләүчеләр инде байтак. 

Каршылыклар очраса, иҗат итүдән туктар идеңме?

Алар һәр адым саен очрап тора. Киртәләр, ябык ишеләр бик күп. Ул ябык ишекне тибеп ачам - холкым шундый. Иң мөһиме - тукталмаска! Ул каршылыклар, ишекләр ныгыта гына бит. Һәрнәрсәгә үз карашым бар. Мәсәлән, акча эшлим әле дип, төрле шикле инвестицион компанияләргә реклама ясамыйм. Иҗатка да карашым башка төрле, мин башкаларны калабтламыйм, үз юлым белән барам.

Син инвестицияләргә каршымы?

Каршы түгел, тик уңышсыз тәҗрибәм бар. Яхшы гына сумма куйган идем, җиңелдем. Акча кешене боза, диләр бит, ышанам. Ул бит беркайчан да җитми. Көн саен миллион эшлә - запросларың артачак, нәтиҗәдә барыбер акчаның җитмәвен аңлыйчаксың.

Кем белән дуэт җырлар идең?

Хм, Мәликә беләндер. Без танышлар. Берсендә бергә Пенза өлкәсенә барган идек. Кире кайтканда авыр хәлгә эләктек: автобусыбыз ватылды. Юлыбыз озакка сузылды, сөйләшергә вакыт күп булды. Ул бик тыйнак һәм оялчан икән. Менә аның белән җырлар идем.

Сиңа ничә яшь? Энергетикаң буенча утызлар тирәседер.

Берсендә Филүс Каһиров белән сөйләшеп тордык. Филүс миннән дүрт яшькә яшьрәк, ләкин ул, киресенчә, мине бәләкәйрәк дип уйлаган. Җырларым, чыгыш ясау манера фонында мин, чыннан да, аннан яшьрәк күренәмдер, бәлки. Миңа 37 яшь, сеңлем. 

Синең белән файдаланганнары бармы?

Таныш булуыбызны үз файдалары өчен кулланучылар бер генә булмады. Шуны аңлагач, әллә ничек булып китә. Алдап, кунакка чакыра, төрле сыйлар белән тулган өстәлләр әзерли, майлый-җалый да... Аннан син бушлай җырларга тиеш буласың. Нигә алай итәргә инде?!

Җырчылар күп хәзер.

Әйе, конкуренция көчле. Акчалары булганнар бер-ике җыр чыгара да, клип төшерә дә, премия ала да популяр була. Әмма шуны онытмаска кирәк: хет син «татар-рус-башкорт-удмурт» премиясен ал, тамашачыны алдап булмый. 

Атказанган артист булырга теләр идеңме?

Бүгенге көндә юк. Китереп биреп, өстәп акча түләсәләр дә, алмас идем. Мин аңа лаеклы түгел әле. Исем мөһим түгел инде ул артык. Тамашачы янына чыгып, гөрләтеп, халыкның күңеленә керә алырдай итеп җырласаң, яхшырак түгелмени?!

Концертлар көтеләме?

Киләсе сезонга әзерләнәбез. Костюмнар сайлыйбыз, программаны карыйбыз. Аллаһка тапшырган инде. Мин шәхсән үзем төрле оешмалар белән эшләмәячәкмен, бәлки, администраторым Рөстәм бу якны үзе карар. Әмма килүчеләр булыр дип уйлыйм. Илсөя Бәдретдинованың бер сүзе бар: «Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!» Тырышырга кирәк, шушы очракта гына нәтиҗәсен күрергә була.

Син бәхетлеме?

Әти-әнием исән-сау, шөкер. Аларны югалтудан куркам. Гаиләм тулы, кызым үсеп килә, кредитта, бурычта яшәмим. Кызым иҗат белән дә кызыксына. Берсендә: «Тамада булам, әти, аларның акчалары күп», - диде. Акчам юк дип әйтмим, заказлар килеп тора. 

Хатының белән арагыздагы мәхәббәт сыналганмы, ничек уйлыйсың?

Мәхәббәт юклыкта сынала бит ул. «Съемный» фатирларда да яшәдек, акчага кытлык булган чаклар да булды. Түздек, бердәм булдык. Мин аны башка хатын-кызга алмаштыра алмыйм - монысын төгәл беләм. Ул бик авыр чакларда да миңа терәк булды, сынатмады. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, беләсеңме. Миңа: «Син беркемне дә яратмыйсың», - дигәннәре бар. Мин ярата, кешене тоя беләм. 

Мин сине «созблазнять» итсәм?..

Бирешмим.

Тырышып караганнары бармы?

Мең тапкыр. Банкетларда нинди генә матур кызлар килми... Бәйләнүчеләр һәр бәйрәмдә диярлек була. Мине гаиләмнән «миллиардерша», озын аяклы модель дә алып китә алмаячак.

Тормышың заяга үтмиме?

Юк, мин бит акча эшлим генә дип иҗат белән шөгыльләнмим. Бары тик күбрәк акча эшләү максатым булса, мин төрле мәҗлесләр генә алып барыр идем дә и бетте шуның белән. 

Җырлап, акча эшләп булмыймы?

Була, әмма җырчы булып акча эшләр өчен акча кирәк. Хәзер популярлашып китәр өчен артыңда берәр кечкенә генә завод торырга тиеш. Җырчыларның күбесендә шушы дәрәҗәдәге ярдәм итүчеләр бар. 

Син берара Мәскәүдә яшәп алгансың дип беләм. Ник кире кайттың?

Туганнар, дуслар юк анда. Савыт та юдым, урам да себердем, машиналар да ремонтладым. Зур кеше булу теләге белән чыгып киттем... Эшләргә теләдем. Берсендә отпускага кайткач, мине Тямаев белән таныштырдылар. Аның тавыш операторы булып йөрдем. Әле мин Мәскәүдән күчеп кайтмаган идем, тик алкышлар ишеткәч, башка эш белән шөгыльләнәсем килми башлады. Кире Мәскәүгә китеп, андагы эшләрне тәмамлап, үземнең туган якларымда калырга карар кылдым. Һәм бер дә үкенмим, ярый әле кайтканмын! 





Губернатор Пензенской области Олег Мельниченко
Пензенская область

Олег Мельниченко поздравил жителей Пензенской области с Днем славянской письменности и культуры





Москва

Футболист Тарасов показал средний палец водителю автобуса в Москве


Губернатор Пензенской области Олег Мельниченко

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Пензенская область

Олег Мельниченко рассказал об открытии нового Семейного МФЦ в Пензе



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

Юрий Лоза о музыкальных перспективах Камилы Валиевой: «Если будет грамотная раскрутка, можно из кого угодно сделать что угодно»




Спорт в Пензенской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Пензе на заброшенной спортплощадке на мальчика упали металлические брусья

Пожилые граждане Пензенской области могут принять участие в фестивале "Активное долголетие"

В Пензенской области 26 мая 2024 стартует антинаркотический месячник


Большой шлем

Dagospia: Синнер и Калинская вместе поужинали в ресторане в Париже



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Full list of cafes and restaurants where kids can eat free or cheap this half term – including Asda and Sizzling Pubs



Частные объявления в Пензе, в Пензенской области и в России