Добавить новость
Главные новости Пензы
Пенза
Январь
2016

Лаешлыларга базар кирәк

0

Әгәр сез кунакларны гадәти булмаган берәр нәрсә белән шатландырырга яки оныгыгызга яңа суйган бозау ите алырга телисез икән, бар шәһәр буйлап үтәргә һәм бернәрсәсез кайтырга туры киләчәк. Лаешта азык-төлек базары юк һәм аны төзү мәсьәләсе килеп туган.

Миңа каршы килергә мөмкиннәр, имеш авыл хуҗалыгы продукциясенә чәршәмбе базарына  барыгыз. Әмма гомуми билгеле булганча, әгәр үзең теләгән сыер итен яки чыгарылган ит аласың килә икән, базар мәйданына алданрак, сәгать сигезләргә килергә кирәк. Ә эшкә барасы булган хуҗабикәләргә нишләргә? Кагыйдә буларак, төшке аш вакытында инде базарда син теләгән товарлар юк. Шуңа күрә гаиләне туйдыру өчен атна дәвамында эштән соң кибетләргә йөрергә туры киләчәк. Бар кешенең дә автомобильләре һәм Казанга продуктларга барырга мөмкинлеге юк. Моннан тыш, безнең районда авыл хуҗалыгы яхшы темплар белән үскәндә, 30 дан артык гаилә фермасы, башка авыл хуҗалыгы берләшмәләре, берничә кошчылык комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре эшләп килгәндә шәһәр базарларына йөрү көлке. Менә шуңа күрә җирле товар җитештерүчеләргә үз продукцияләрен үз районында һәм нәкъ менә район үзәгендә сату мөмкинлеге бирергә кирәк.

Кулланучылар базары сатып алучыларның бар ихтыяҗларын кибетләр челтәре аша да канәгатьләндерә дип каршы килүчеләр булыр. Сүз дә юк, барысын да бер җирдә сатып алу уңайлы. Ә сатып алучылар үзләре ни уйлый? Яшь әни Фәридә Хәмәтвәлиева хәлгә менә ничек аңлатма бирә:

-Әйе, мин “Магнит“ яки “Пятерочка“га йөрергә яратам. Аннан балалар өчен ботка, памперслар, сөт һәм хуҗалык товарлары сатып алам. Әмма Пенза яки Краснодардан  кайтарылган йомыркалар, 40 кат туңдырылган диңгез балыгы яки 7 гыйнварда чыгарылып, кибет киштәләренә 13 гыйнварда куелган “Тортугалия“ тортлары миңа нәрсәгә? Өч улым өчен яңа ит, кайнар ипи, майлы чын сөт, үз кошчылык фабрикабыздан сайлап алынган йомыркалар аласы килә. Ә иң мөһиме, болар барысы да бер урында, базарда сатылсын иде. Хәзергә исә яңа пешкән ипи алырга “Атлантида“га яки икмәк кибетенә йөгерергә туры килә. Кош ите, йомырка артыннан - “Курочка Ряба“га, үзебезнең балык заводы балыгын алырга “Калинка“га, агызып сатылучы сөткә автовокзал янындагы киоскка барырга кирәк. Ә ит алырга ирем Имәнкискәгә туганнарга йөри... Миңа коляскадагы бала белән продуктлар эзләп ничә километр юл үтәргә кирәк икәнен санадыгызмы? Мин гөбәдия өчен корт сатып алу турында әйтмим дә.   Аны бездә көндез ут яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың!

Лаештан Надежда Куликова да шул ук фикердә:

-Лаешта базар бик кирәк. Ул шәһәр үзәгендә урнашса һәм көн саен эшләсә бик яхшы булыр иде. Ә ял көнен, башка шәһәрләрдәге кебек, дүшәмбе  ясарга була. Базарда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне нитратка, ит, йомыркаларны авырулар, паразитлар булу-булмауга һәм башкаларга тикшерү буенча лаборатория эшләргә тиеш.

Сәүдә һәм социаль тармак объектларын  төзүне планлаштырганда сатып алучыларның теләкләре исәпкә алыныр дип өметләник.







Губернатор Пензенской области Олег Мельниченко





Губернатор Пензенской области Олег Мельниченко
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Пензенской области



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Пензе, в Пензенской области и в России