Добавить новость
Главные новости Перми
Пермь
Декабрь
2021

Чыңгыз Әхмәров — «Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы»

0
Чыңгыз Әхмәров — «Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы»

Талантлы рәссам — нәкышьче, график, монументаль сәнгать остасы Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров 1912 елның 18 августында элекке Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә, укымышлы, зыялы гаиләдә туа. Әтисе — мәгърифәтче Габдрахман хаҗи Троицкида мөселман мәктәпләре, шул исәптән кыз балалар өчен дә мәктәпләр оештыруда башлап йөри, китаплар нәшер итүче «Хезмәт» җәмгыятен нигезләүчеләрнең берсе була. Ул балаларын тарихыбызга, халык нәфис иҗатына, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт рухында тәрбияли. 1930 елда Пермь сәнгать училищесын тәмамлагач, Чыңгыз Үзбәкстанга китә: баштарак «Яңа юл», «Мыштым» һәм «Мәшьал» журналлары белән хезмәттәшлек итә, бер үк вакытта мәктәптә сызым һәм рәсем дәресләре укыта, Сәмәркандтагы Сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасы — «Изофабрика»да эшли. 1934 елдан исә — «Колхоз юлы» һәм «Яшь ленинчы» газеталарында, бер үк вакытта Ташкенттагы Үзбәкстан дәүләт нәшриятында хезмәт куя. 1935 елдан — В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институты студенты һәм аспиранты. Сәнгать фәннәре кандидаты. Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Чыңгыз Әхмәровның иҗаты Үзбәкстан сынлы сәнгатенең аерылгысыз өлешенә әверелә. Ул шунда яшәп гүзәллек һәм шигърият тулы үз сәнгати дөньясын булдыра һәм аның бар күңелен, яратуын, осталыгын салып иҗат ителгән әсәрләре, сәнгатьчә ачышлары, үзгә фикерләве милли мәдәниятне баетуга хезмәт итә. 1944–1947 елларда рәссам Ташкенттагы Алишер Нәвои исемендәге Үзбәк опера һәм балет театры фойесы диварларын бизи. Бу хезмәтендә ул шәрекъ миниатюралары һәм фрескалары үрнәгенә таянып, аларны Европа нәкыше, совет сәнгате тенденцияләре белән баета. 1953 –1961 елларда Мәскәүдә яшәп иҗат итә: Мәскәү метросы интерьерлары, кунакханәләр, санаторийлар, мәдәният йортлары, театрлар өчен мозаик панно һәм фрескалар эшләүне берничә югары уку йортында укыту белән бергә бәйләп алып бара. Чыңгыз Әхмәров 1955–1956 елларда Татар оперы һәм балет театрының «Музалар залы» диварларын бизи, «Бию», «Музыка», «Сынлы сәнгать» аллегорик композицияләрен иҗат итә. 1957 елда Казан елга вокзалы фасадына монументаль мозаика төшерә. 1961 елдан рәссам кабат Ташкентта. Ул иҗат эшеннән тукталмастан, Бируни исемендәге Ташкент политехник институтында, 1972 елдан — Ташкент театр-сәнгать институтында педагогик хезмәттә була, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Чыңгыз Әхмәровның Үзбәкстандагы хезмәтләреннән кайберләрен санап узу да аның иҗатының колачын, жанр-стильләр төрлелеген күзалларга мөмкинлек бирә: Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Бируни исемендәге Шәрекъ институты вестюбеленең, Хәмзә исемендәге сәнгать белеме институтының бизәлеше; Ташкенттагы Алишер Нәвои исемендәге Әдәбият музееның лирика залындагы, Сәмәркандтагы Олугбәк музее һәм «Йолдыз» чәйханә-ресторанындагы, Ташкенттагы хореография училищесы фойесындагы дивар композицияләре; Гамәли сәнгать музеендагы нәкышь панно, Ташкент метросының «Нәвои» станциясендәге керамик панно; СССРның халык артисты Мөкәррәм Тургунбаеваның, шагыйрә Зөлфиянең станлы портретлары; «Балерина», «Сак-Сок» станлы сурәтләре һәм башкалар. Чыңгыз Әхмәровның төрки-татар мәдәнияты җәүһәрләреннән берсе — Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасын сурәтләгән нәкышь полотнолары, «Мәрҗани Урта Азиядә», «Татар хатын-кызы», «Татар кызы», «Йосыф һәм Зөләйха», «Сөембикә Үтәмешгәрәй белән» хезмәтләре; ул күзаллап тудырган Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури һәм башка портретлар үз тарихыбыз көзгесе буларак кызыклы. Рәссам китап бизәү өлкәсендә күп эшли, шулай ук аның чит илләргә күпсанлы сәфәрләре тәэсирендә туган графика серияләре, Латыйф Фәйзиевнең «Олугбәк йолдызы», Камил Ярматовның «Ике йөрәк поэмасы» фильмнары өчен эшләгән декорацияләре һәм костюм эскизлары аерым игътибарга лаек. Зур тормыш юлы узган иҗатчы үзеннән соң бай архив, мемуарлар, халык иҗатына багышланган хезмәтләр, «Нәсәфәт юлында» китабының кулъязмасын калдыра. Танылган милләттәшебез 1992 елда Бөтендөнья Татар конгрессының Казанда узган беренче съездында катнаша. Татарстан Республикасындагы аның 3 күргәзмәсе оештырыла. Чыңгыз Әхмәровның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре югары бәяләнә. Аңа Үзбәкстан ССРның халык рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы исемнәре бирелә. Ул СССР Дәүләт бүләге, Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, шулай ук Үзбәкстанның «Бөек хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. Чыңгыз Әхмәров 1995 елның 13 мартында, 83 нче яшендә Ташкентта вафат була. Чыгытай мемориаль зиратында җирләнә. Каберенә скульптор Таҗихуҗаев (Таджиходжаев) тарафыннан эшләнгән һәйкәл-таш куела. 2006 елда рәссам яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырыла.





Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин
Москва

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Queen

Оркестр «Русская филармония» исполнит хиты Queen




Спорт в Пермском крае

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пермский «Амкар» одержал победу на родном поле

В Перми 30 июня изменится движение транспорта на время проведения первенства по триатлону

В Перми задержали должника, который прилетел из Сочи на турнир по шахматам


Уимблдон

Даниил Медведев представил форму, в которой выступит на Уимблдоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Андрей Кириленко

Если спорт – это мир, то баскетбол – целая жизнь: президент РФБ Андрей Кириленко о карьере спортсмена, медийности и стратегических планах развития



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России