Новости Перми
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Перми
Пермь
Апрель
2023

«Свежий» кияү егете Винарис Ильегеткә – 45: туган көн концерты

0
«Свежий» кияү егете Винарис Ильегеткә – 45: туган көн концерты

Винарис Ильегетнең «Пирамида» концертлар үзәгендә үткән юбилееннан «Интертат» репортажы.

Артистларның күбесе туган көннәрен, юбилейларын сәхнәдә тамашачы белән үткәрә. Винарис Ильегет тә 45 яшьлек юбилее уңаеннан концерт оештырды. Кичәгә юбилярның иҗатташ дуслары килгән иде. Билгеле булганча, Винарис – Пермь ягыннан, шуңа күрә концертта Пермь, Уфа һәм Казан җырчылары катнашты. Әгәр дә тамашаның «Пирамида» концертлар залында үтүен исәпкә алмасак, берәр банкет залында юбилейда утырган кебек булды: юбиляр турында берсеннән-берсе мактаулы сүзләр, аңа дип яудырылган изге теләкләр, җырлар булды. 

Винарис 45 яшендә – кияү!

Винарисның юбилеена «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова бәян иҗат иткән. Шигъри юлларда – Винарисның 45 еллык гомер юлы. Бәяннән берничә факт. Винарисның үз исеме Виталий Блехер, әти-әнисе – Маһирә һәм Ефим. Ильегетнең музыкаль һәм хореографик белеме бар. Винарис, Казанга килгәч, «бәрәңге салган тартма ятак була егет өчен», ягъни аны Казанда беркем дә көтми. Винариска татар сәхнәсенә якынаерга инде мәхрүмә булган Хәмдүнә Тимергалиева ярдәм иткән. 

Концерт менә шушы бәян белән башланып китте. Юбилейда 3 алып баручы булды – Илмир Ямалов, Булат Гыйләҗев һәм Ләйсән Ветрова. Алып баручыларның үзара аралашулары театральләшкән иде, ягъни кемнедер мактап игълан итүгә генә кайтып калган сценарий буенча эшләмәделәр. Төрттерүләр, шаярулар булды. Винарисның яһүдтән туган татар баласы икәнен, Илмир белән Ләйсәннең дүртешәр бала үстерүләрен, мишәрләрнең татарның каймагы булуларын һәм, әлбәттә, күптән түгел Винарисның Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавын да телгә алдылар. Сценарий кызыклы иде, аны булдыруда катнашканнарга – «респект». 

Тагын бер үзенчәлекле мизгел: Винарисның 25 концерт костюмы сәхнәдә торды. Чама белән санап чыгарсак, сәхнәдә 1,5 млн сум акча тора иде. Бәлки, күбрәктер дә. Шушы 25 костюмның 8ен Винарис концерт дәвамында алмаштырды. Бер концертта 8 костюм алмаштыручы артистны күргәнем юк иде әле.

«Пирамида» фойесында картиналардан күргәзмә дә оештырылган иде. Ул картиналарның авторы – рәссам Гөлнара Шакирова. Аның улы Давид та әнисенә ярдәм итә. Давидның сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма моңа карамастан, ул барыбер рәсемнәр төшерә.

Мин концертка килгәндә, Лилиянең «Интертат»ка биргән интервьюсын искә төшереп, бу хакта концертта сүз әйтелерме икән, дип уйладым. 

  • Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә?» – диде»

Лилия сәхнәдән дә кияүгә чыгуын раслады. «Ник миңа кагылгач кына, «пиар» булырга тиеш соң ул? Хәзер фасадларыбыз туры килә», – диде ул. Винарис та, Лилия дә концертта яратышкан парны уйнады. Бу күренеш уйнау гына булып калмас кебек. Пар хәбәр иткәнчә, туйлары июль ахырына билгеләнгән. Лилия хәтта нинди күлмәк киячәген инде уйлап куйган. «Мин үзем дә ябык түгел, шуңа күрә күлмәгем дә артык «пышный» булмаячак. Мин аны бары тик туйда гына киячәкмен. Ул күлмәк белән концертларда чыгыш ясамаячакмын», – диде ул. 

Лилиянең әнисе дә кызының кәләш булуы белән ризалашкан инде. Тик шулай да әлегә, өйләнешкәч, кайда яшәячәкләре төгәл билгеле түгел. Лилия, аралашканда, никах турында сорауга да төгәл җавап кайтара алмады. «Әнием дә җайланды. Кем белә, бәлки, тормышың җайга китәр, ди. Авырый шул… Кайда яшәвебезне уйлашып бетерербез, дип уйлыйм. Әле улымның да 1 ел укыйсы бар. Ул, укып бетергәч, Казанга күчәрбездер. Хәзер кире якка карауга урын юк инде!» – дип сөйләде ул миңа.

Винарис белән Лилия дуэт та әзерли. Әлегә җырның көе язылып бетмәү сәбәпле, композиция юбилей концертында яңгырамады. «Барысы да көтелмәгәндә булды бит. Элегрәк шок хәлендә булсам, хәзер инде барысын да аңлыйм. Киләчәгемне бары тик яхшыга гына юрыйм. Винарисның миңа карата игътибары артты. Миңа рәхәт! Ир-ат артыннан барасым килә.Танк кебек, алдан «кәҗә сукмагы» салып барып арыдым инде.

Винарис белән янәшәдә торырга бер дә оялмыйм. Ул – киң күңелле. Винарис кеше белән уртак тел таба белә. Шуңа күрә, тәкъдим ясагач та, ризалашмый булдыра алмыйм. Өйләнешкәч тә, безнең арада булган, инде ничә еллар белән сыналган дуслыгыбыз сүрелмәсен иде. Иптәш бит ул – урын-җир генә түгел, әле тормышта бергә баручы юлдаш та. Юлның да төрлесе була: тар булганда артка китәрмен, киң булганда янәшәсендә барырмын», – диде Лилия. Кыскасы, бу юбилей концертында Лилия Хәмитова төп рольләрнең берсен үтәде. Алып баручылар тарафыннан да еш кына телгә алынды ул. 

Кызганыч, Винарис белән Лилиянең туйларында кияүнең әти-әнисе генә булмаячак. Алар икесе дә инде гүр ияләре. Билгеле, юбиляр үз туган көнендә әти-әнисен искә төшереп үтте. Алар турында яхшы сүзләр сөйләде. «Алар янәшәдә булганда мин канатлы идем», – диде җырчы. Винарис «тәмләп» хатирәләрне дә яңартты, әтисенең әнисе кулын сорарга баруын сөйләде. Маһирәнең әти-әнисе Ефимга үз кызларын хатынлыкка бирергә башта ризалашмаганнар. Шартлары – Ефим кияүнең татарча өйрәнүе булган. «Әти 1 ел дәвамында татар телен өйрәнгән дә әниемнең кулын татар телендә сораган. Хәтта никах та укытканнар», – дип сөйләде. Маһирә белән Ефим 52 ел гомер иткәннәр. «Татармы син, яһүдме син, беренчедән, кеше бул. Мәсәлән, миңа Илһам Шакиров: «Син Винарис түгел, син – беларус», – дип әйтә иде», – диде. 

Төрле темаларга җырлар башкарылды. Җырчының «йөзе»нә әйләнгән «Ни була?!», «Чиялектә», «Туган авылым» җырлары да читтә калмады. Шулай ук Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Танго» һәм «Картаясы килми һич тә» җырлары яңгырады. Концерт өзлексез барды, спектакль караган кебек. Алып баручыларның да, җырчыларның да һәр чыгышы бер-берсенә үрелеп бара иде. Бер-бер артлы җырчылар тезмәсе генә булса, бу кадәр кызык булмас иде. 

Чакыру билеты белән килүчеләр күп түгел иде. Бу хакта я тәнәфестә, я концерт тәмамлангач, сәхнә артына керүчеләрнең саны әз булудан чыгып фикер йөртергә була. Концертта тамашачыларның төрлесе булды. Фотографыбыз Абдул Фархан да, үз эшенең остасы буларак, аларның төрле эмоцияләрен фотога төшергән. Мәсәлән, кемдер хәтта йоклап та киткән, ә кемдер, киресенчә, күзлекләр киеп, диккать белән концерт күзәткән. 

Берничә театраль күренеш

Әйткәнемчә, концерттагы сценарий театральләштерелгән иде. Бу концертның афишасында да «театральләшкән тамаша» дигән сүзләр бар иде. «Клоунада» булмады, шөкер, тик артистларның кайберсе белән Винарис җырлар арасында этюдлар уйнап алды. Мәсәлән, Гүзәлия җырлаганда арткы экранда җырчының яшь чагында төшерелгән видео күрсәтелде. Винарис, сәхнәгә чыгып, видеодагы Гүзәлиягә сокланып карап басып торды. Тере Гүзәлияне башта күрмәде дә, соңыннан гына, Гүзәлия аңа дәшкәч, игътибар итте. «Гүзәлия, син миңа хәзер тагын да күбрәк ошыйсың», – диюгә, тегесе: «Син өйләнгән инде хәзер», – диде.

Ләйсән Мәхмүтова белән дә этюдлары истә калган. Имеш-мимешләргә ышансаң, Ләйсән белән Винарис арасында дуслыктан кала да «башка төрле» бер хис бар, дип сөйләштергәлиләр. Алып баручылар шушы имеш-мимешләрне сәхнәдән әйткәндә, Ләйсәннең ут кебек сәхнәгә чыгуын бу сүзләрне кире кагу дип кабул итәргә кирәктер. 

Концерт бер тонда гына бармагач, арытмый. Югыйсә, кичә 2 бүлектән торды. Кайчан бетә инде бу, дип сукранып утыручы бер дә булмады. 

«Винарис ул...»

Язып үтүемчә, Винарис дустымны котлыйм дип, юбилярның иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар – Ильвира Хамматова, Ләйсән Мәхмүтова, Нурзадә, Рәсим Низамов һәм башкалар. 

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән Винарис инде 15 елдан артык таныш икән. «Мин Винарисны коллегам буларак кына түгел, ә кеше буларак та бик хөрмәт итәм. Юлда йөргәндә кеше сынала, диләр бит. Аның белән Себер якларына чыгып киткән чаклар да булды. Ул олыны – олы, кечене кече итә белә. Сәхнәдә дә ул үзен ничек бар, шулай күрсәтә. Читтән килеп, Казанда үзен тапкан кешегә «молодец!» дип әйтми, ни дисең инде?! Өстәвенә, башка эшләрен дә алып бара (Винарисның Казанда ике банкет залы бар. – авт.)», – дип сөйләде Рәсим Низамов. Ул үзе дә киләсе сезонга юбилей концертына әзерләнә икән. Рәсим абыйга 50 тулачак. Безне дә концертына чакырып калды. «Фикерләр инде тупланган, уйлыйбыз. Концерт кую – җаваплы эш бит ул. Алдан ук кычкырмыйм, тик үзенчәлекле концерт куясым килә», – диде ул. 

Популярлашып килүче Рәфис Кәлимуллин әйтүенчә, ул Винарисның инде күптәннән татар эстрадасында җырлаганын белмәгән. «Без һәрвакыт диярлек элемтәдә. Яхшы күңелле кеше, тиз кызып та китә ала. Концертына чакыргач, каршы килмәдем. Винарис киенә белә, үзгә бер стилен булдырган җырчы ул. Мин үзем күптән түгел генә җырлый башладым, ә аның тәҗрибәсе күп», – дип сөйләде ул.

Рәфистән: «Винариска әҗәткә акча биреп торыр идеңме?» – дип сорагач, ул: «Мин әти-әниемә һәм бертуганнарга гына бурычка акча бирәм, чөнки, әҗәткә акча биреп тору сәбәпле, ничә кеше белән дошман булып калдым. «Әйдә, дуслыкны бозмас өчен, акча темасын кузгатмыйк», – дияр идем. Бүген менә котлап килдем, аннан акча сорамыйм, бирсә дә алмыйм. Акча бирмәү – ярдәмгә килмәү дигән сүз түгел бит ул. Башка төрлерәк ярдәмем кирәк булса, кире какмас идем, чөнки язмыш бит ул әйләнеп тә куярга мөмкин. Бүген ул миннән ярдәм сораса, иртәгә минем аның капкасы алдына килеп басуым бик тә ихтимал», – диде ул.

Рәфис, иҗаттан тыш, машиналар сату белән шөгыльләнә. «Машиналарны күптән сата идем, бары тик тамашачыларга бик белдертми идем. Ә хәзер социаль челтәрләремдә язылучылар саны арткач, бу эшчәнлегем белән дә анда уртаклашам. Төрле фикердә булучылар бар. Башта сүгеп язалар да, аннан соң үзләре үк: «Машина кирәк», – дип шалтыраталар», – дип сөйләде Рәфис.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова: «Винарис – кызык кеше. Аны яратмаган кеше юктыр! Аның үз стиле бар. Тырыш кеше ул. Без коллегалар гына түгел, ә дуслар да. Аның концерт турында да катнашачакмын», – диде.

Ландыш сүзләренчә, алар да гаиләләре белән киләсе сезонга әзерләнәләр. «Мин үзем генә йөрмәмдер концертлар белән. Гаилә концерты җылырак, халыкчанрак кебек. Тамашачы белән якынаясым килә», – ди Ландыш.

Винариска кайчан гына шалтыратсаң да, ул шат күңелле булып җавап бирә. Әгәр дә сөйләшә алмаса, гафу үтенеп, соңрак шалтыратачагын әйтә. Концерт алдыннан Винарисның бик нык борчылганын сизгән идем. Соңыннан гына, концерт башлангач, ул тынычланды кебек. Димәк, ул үз эше белән шөгыльләнә. Чыннан да Винарис Ильегет – бүгенге көнне сәхнәдә үз образын тудырган артист. 140 килограммлы Винариста никадәр юмартлык, башкаларга карата хөрмәт хисе бар. Шуңа күрә дә татар эстрадасында аның белән конфликта кергән артистлар юктыр.





Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин
Москва

Собянин: Новый корпус больницы святого Владимира планируется открыть в 2025 году





Москва

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Ивлеева

Хозяйка «голой» вечеринки Анастасия Ивлеева открывает в Москве азиатский ресторан




Спорт в Пермском крае

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пермский ФК «Амкар» одержал победу над «Рубин-2» на домашнем поле

Калужские лесорубы сразятся в чемпионате России за звание лучших вальщиков леса

В Пермском крае создали тренажер для обучения специалистов пищевой промышленности


Даниил Медведев

Российские ракетки сообразили на троих // Даниил Медведев, Мирра Андреева и Элина Аванесян дружно вышли в 1/8 финала теннисного Roland Garros



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Пермский край

​Эпидемиологи зафиксировали резкий рост заболеваемости коронавирусом



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России