Добавить новость
Главные новости Перми
Пермь
Июль
2023

«Кызым, саклый алмаганга кичер!»: Пермьдә балачак дусты яндырып үтергән кызны җирләделәр

0

20 июньдә Пермь краенда 15 яшьлек кызны җирләделәр. Аны Октябрьск шәһәрендә дусты яндырып үтергән. Кызны әнисенең туган ягында – Октябрьск шәһәреннән 30 километр ераклыктагы Богородск авылында җирләгәннәр, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Кызым, саклый алмаган өчен кичер!» – дип елады әнисе, алсу бәрхеткә төрелгән табутка иелеп.

Зиратка 60лап кеше: туганнары, гаиләнең һәм кызның танышлары, шулай ук бу фаҗигагә битараф булмаган кешеләр җыелган. Зиратка таба барган матәм процессиясе алдыннан юлга алсу розалар чәчеп барганнар.

Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән бергә авылдашлары акча җыйган һәм зур роза букеты һәм башын иеп торган фәрештә сыны алып кабергә куйганнар.

Кечкенә алсу табутны кабергә төшергәндә, зиратта кабер тынлыгы хөкем сөрде, бары тик кайгыдан кара көйгән ана кешенең генә үксүе ишетелеп торды. Кызны бабасы һәм карт әбисе каберләре арасына җирләделәр, аның кабере чәчәкләргә күмелде, диелә хәбәрдә.

Кызларын югалткан әти-әнинең 19 яшьлек уллары калган. Ул күптән түгел Пермьдә колледж тәмамлаган, Октябрьск шәһәренә әйләнеп кайткан һәм армиягә җыена.

Бу фаҗига Пермь краенда кечкенә генә Октябрьск шәһәрендә булды. Әти-әнисе өйдә булмаганда, яшүсмерләр 16 яшьлек иптәш егетләренең фатирында җыелган – ул яраткан кызы белән аерылышу газабын алкоголь белән «дәваларга» теләгән. Компаниядә берничә егет һәм Степан балачагыннан ук белгән, бер мәктәптә укыган күрше кызы да була.

Кич фаҗигале тәмамлана: кызны көчлиләр һәм, җинаять эзләрен юкка чыгару өчен, аны тимер юлга алып киләләр, өстенә янучан сыеклык сибәләр һәм ут төртәләр. Кызның тәненең 85-90 процент өлеше пешкән.

Рельслар янында яткан кызны поезд машинисты табып ала. Аның астында үлән төтенләп торган, ә өстендә кием-салымнан бары тик носки гына була. Тәне тулысынча янган ярадан гына торган. Бистәдә яшәүчеләр әйтүенчә, кыз тәмуг газаплары кичергән: янучан сыеклыкны тәненә генә сибеп калмыйлар, ә авызына да агызганнар. Кызны санавиация вертолетында Пермьгә алып китәләр, әмма хәтта табиб-комбустилологлар да бу очракта көчсез булып чыга.







Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин





Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Пермском крае



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России