Добавить новость
Главные новости Перми
Пермь
Октябрь
2025

Укучы кыз яңа туган баласын тәрәзәдән ташлаган

0

Пермь краеның Березники шәһәрендә фатир тәрәзәләре каршында яңа туган сабый мәете табыла. Баланың әнисенә әле күптән түгел генә 16 яшь тулган, әтисе тагын да кечерәк – 14 яшендә. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Баланың әнисе үзенең йөкле булу турында белмәвен әйткән. Кызның әти-әнисе дә аның бала көтүен аңламаган. Ләкин күпләр моңа ышанмый, моның булуы мөмкил түгел, дип саный.

Яңа туган бала мәете табылгач, аның 16 яшьлек әнисен «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Анда ул бер дус кызы белән язышкан. Бала тапкач паникага бирелүен, елый башлар һәм өйдәгеләр ишетер дип куркып, аны тәрәзәдән ташлавы турында язган.

Пермь акушер-гинекологы әйтүенчә, хатын-кыз чыннан да берничә ай дәвамында балага узганын аңламаган булуы ихтимал. Яшүсмер кызларның күрем циклы даими булмаска мөмкин. Ә баланың хәрәкәт итүен эчәклек системасындагы проблемаларга сылтарга була, дип фаразлый ул. Белгеч, үсмерләргә бу турыда тиешле мәгълүмат җиткерелми, җенси тәрбия тиешенчә бирелми, дигән фикердә.

Йөклелек срогы барган саен корсак та үсә. Ләкин тазарак кешеләрдә бу әлләни сизелмәскә дә мөмкин. Замана модасы да киң киемнәргә өстенлек бирә. Мондый кием астында йөклелек күренмәве гаҗәп түгел.

Яңа туган кызын 5 нче каттан ташлаган мәктәп укучысының әлеге гамәленә килгәндә, психоаналитик моны примитив рефлекс буларак аңлата: стресс йогынтысында кеше физик яктан стресс-фактордан котылырга тырыша. Мондый реакция инфантиль шәхесләргә хас булырга мөмкин.

Березники һәм Пермь краенда яшәүчеләрнең күбесе социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләргә битараф кала алмаган: кайберләре балигъ булмаган кызның һәм аның гаиләсенең шәхси мәгълүматларын ачуны, икенчеләре – колониягә юллауны таләп итә. Чынлыкта исә хатын-кызга реаль срок янамый: җинаять эшен «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча кузгатканнар, ә 18 яшькә җитмәгән затларга мондый маддә буенча иректән мәхрүм итү җәзасы бирелми, диелә хәбәрдә.







Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин





Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Пермском крае



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России