Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Январь
2023

Эльвира Хамматова исемен үзгәрткән: «Эльвира паспортта гына калды...»

0
Эльвира Хамматова исемен үзгәрткән: «Эльвира паспортта гына калды...»

Казанда Ильвира Хамматованың концерты үтте. «Үзем турында…үзем» дип аталды бу тамаша. 5 еллык тәнәфестән соң җырчының балкып килеп чыгуы кебек кабул итәргә кирәк бу концертны.

Шәхсән мин артистның тамашачысына һәрвакыт сөйләрлек сүзе, җырлары аша җиткерергә теләгән яңалыклары, мәңгелек темалардан саналган мәхәббәт, гаилә, балалар кебек темаларга карата фикерләре булырга тиеш, дип уйлыйм. Артист буш булырга тиеш түгел. 

«Онытылмый… Вакыты да дәваламый»

Ильвира, ничек концерт? Үз-үзеңнән канәгать калдыңмы?

Казан концертында видеосъемка булды. Менә шушы видеотасма әзер булгач, аны башыннан ахырына кадәр карап чыккач кына концерт турында үз фикеремне әйтә алырмындыр. Тамаша үзем турында булды. Әйтергә теләгән фикерләремнең бер 50 проценты әйтелми калды. Менә хәзер моны әйтәм дә аннан соң тегесен әйтәм, дип сәхнәгә чыгасың чыгуын, тик барысы да онытыла.

Концертка әзерлек ничек барды?

Һәр җырчы үз концертын үзенчә күзаллый инде ул. Мин дә тырыштым. Бер атна кала авырдым, температурам югары булды. Концертны кичектерергә дә уйлаган идем хәтта. Шулай да артка юл юк дип, куярга булдым, һәм, Аллага шөкер, ерып чыктык. Алай тискәре фикер ишетмәдем, тамашачыма ошаган, рәхмәт.

Тамашачылар фикеренчә, әтиеңне искә алган мизгелләр бу концертта кульминацион өлеш кебек булган.

Башта әти турында үзем турыдан-туры тамашачыга сәхнәдән сөйләрмен, дигән идем. Ярый әле интервью форматында яздырырга булганбыз, чөнки хәтта әти турында җыр башкарганда да туктый-туктый җырладым. Тамак төбенә бер төер утырды да, шул җырларга ирек бирмәде. Әти киткәнгә 10 ел үтте. Онытылмый… Вакыты да дәваламый.

Әниең бар идеме концертта?

Әни моңа кадәр булган концертларымны берсен дә ошатмаган иде. Ә монысына килмәскә дә уйлаган иде. Вирус, грипп, авырырмын, дип курыкты, тик барыбер килде. Әни: «Менә бу концертың шәп булды», – диде. Никадәр генә тормыш күргән зирәк хатын-кыз образын тудырырга тырышсам да, аның фикере минем өчен бик мөһим. Аңа ошагач, калган фикерләр икенче планга күчкән кебек булды.

Тагын нинди темаларга сөйләдең? Аерылуыңны да әйтеп үткәнсеңдер?

Анысы да минем тарих бит. Мин аерылмасам, бәлки, хәзерге Ильвира булмас идем дә. 

Солтан әтисе белән аралашамы?

Аларның аралашуына бер каршы килгәнем юк, тик барыбер еш күрешмиләр. Әтисенең хәзер башка гаиләсе бар. Улым Солтан бик төпле. Ул барысын да аңлый.

Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бу – синең идеяң идеме?

Улым Солтан әле дә Кыш бабай белән Кар кызына ышана. Һәм мин, булдыра алганча, аның менә шушы ышануын озынайтачакмын. Улым Яңа елга килде-киттеле бүләкләр сорамый. Быел, мәсәлән, ул үз бүлмәсенә стеллаж сорады. Концертка да шундый мөһим кунакларны ул үзе чакырды. Хат эченә чакыру билеты да тыкты. Солтан үзе дә минем белән бергә сәхнәдә чыгыш ясады бит. Репетицияләрнең берсендә миңа кушылып җырлавын ишетеп алдым. Ул болай да хорга йөри, тик аерым вокал дәресләренә йөрми. Тукта әле, дип, вокал укытучысына алып бардым. Тыңладылар, сәләте бар, диделәр. Болар барысы да концертка әзерлек вакытында булды. Солтанга минем белән дуэт башкарырга тәкъдим иттем. Концерттан соң миңа: «Әни, синең нигә концерт куярга теләгәнеңне аңладым инде, бүләкләр, тәмлүшкәләр бирәләр бит», – диде. Ә болай Солтан, концертка әзерлек чорында борчылганымны күрсә, гел: «Әни, барысы да үтә. Син молодец», – дип тынычландыра иде.

Син хәзер Ильвира шул, без язарга һәм әйтергә ияләшкән Эльвира түгел. Бу ни белән бәйле?

Аның сәбәпләре бар. Психология белән бәйле ул. Шуңа күрә афишаларда мин исемемне язмадым. Бары тик фамилиям генә бар иде. Мәктәп вакытыннан ук исемемне буташтыралар иде: Ильвирамы, Эльмирамы һәм башкалар. Мулла Ильвира дип кушты, паспортымда гына Эльвира дип калдым. 

Фамилияңне дә үзгәртергә уйламыйсыңмы әле бу арада? Кияүгә чыгу планда бармы?

Бу арада кияүгә чыгарга планлаштырмыйм. 





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Олег Лундстрем

Внучатый племянник Олега Лундстрема нашёл в Ульяновске свою кровь




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ

ТАСС: Паралимпийский комитет России провел урок и мастер-классы для участников СВО

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня


Дарья Касаткина

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России