Радик Яруллин белән Сәидә Мөхәммәтҗанова Ураза бәйрәменә җыр яздырган
Радик Яруллин белән Сәидә Мөхәммәтҗанова Ураза бәйрәменә рус телендә җыр яздырган.
«Дуслар, сезгә вәгъдә ителгән сөенеч! Ураза бәйрәме хакына без «Аллахумма салли» җырын чыгардык. Рәхим итеп тыңлагыз», – дип хәбәр итә социаль челтәрдәге битендә Радик Яруллин.
Җырның сүзләрен Шамил Арбинин, ә көен җырчы үзе язган.
Тамашачылар җырчыларның тавышына соклануларын белдергән.
