Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бакчасында карбыз үстерүчеләргә киңәшләр

0
Бакчасында карбыз үстерүчеләргә киңәшләр

Җәйге эссе көннәрдә «суынып китү» өчен салкын карбыз ашау – киң таралган күренеш. Июнь айларында ук карбызны кибет киштәләрендә күреп була.

Карбызның җылы якларда «шаулап» үсә икәне көн кебек ачык, әмма безнең төбәктә да әлеге җимешне үстерергә батырчылык иткән кешеләр бар. Шуларның берсе – Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында яшәүче Фәнис Гыйниятов карбыз үстерү турында сөйләп китте:

Күптән карбыз үстереп карыйсым килә иде инде. Безнең һава шартлары белән әллә ни әйбәт уңыш та көтмәдем, әмма өмет бар иде.

Иң беренче карбыз утыртуым эксперимент өчен генә булды, ләкин бәләкәй генә булса да карбыз үсте, гаиләбез белән авыз иттек. Бездә карбыз үсә алуын аңлап алгач, икенче елга да карбыз утыртырга булдым. Майның соңгы атнасында утыртылган карбызлар август урталарына зур размерларга җитте.

Өлгергәнме икәнен белү өчен, берсен өзеп ашап карадык. Эче кызылга кызыл, әмма тәме бик баллы түгел булып чыкты. Өлгереп бетмәгәндер әле дип, икенче карбызга тимәдек, бары сентябрьнең 16сы гына өзеп алдык. Ни гаҗәп! Бернинди ят химикатлар кулланмыйча да, нәкъ сатудагы кебек тәмле, баллы карбыз булып чыкты!

Үсентеләрне күрше Апас районыннан барып алып, быел да карбыз утырттым. Май аенда һава торышы җылы булмаганга күрә, үсентеләрне соңрак утыртырга туры килде. Бу юлы да яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәм, – дип уртаклашты бакчачы.

Фәнис Гыйниятовтан карбыз устерүчеләргә киңәшләр:

  • Карбыз үсентеләрен җир җылынгач, каты кыраулар төшү ихтималы азайгач, һава температурасы +15° тирәләренә җиткәч кенә җиргә чыгарып утыртырга ярый.
  • Карбызны кояш яхшы төшә торган җиргә утырту зарури, бу – аның баллы булуы өчен бик мөһим фактор.
  • Карбыз белән бер периодта өлгерә торган яшелчәләрне карбыз түтәле янына утыртырга ярамый.
  • Карбыз күп су яратмый, шуңа күрә аны кыяр, кабачки кебек яшелчәләр үскән урыннарга утырту дөрес түгел. Суган, күпьеллык үсемлекләр урынына утырту хәерлерәк.

Карбыз үсентесен тукландыра торган катнашма ясау ысулы:

1 стакан суга тулы 1 аш кашыгы карбамид болгатып сироп ясыйсы, әлеге сиропны үсенте төбеннән 10-15 см ераклыкта җиргә тишеп саласы. Ашламаны карбыз тармаклангач (пасынкалар җибәргәч) кулланырга кирәк. Бу – карбызны файдалы витаминнар белән тукландыру өчен эшләнә.

Бакчачы сүзләренчә, карбызга күп су сибәргә ярамый. Тиешенчә генә дымландырып торуның үз алымы бар.

Үсентедән 15-20 см ераклыкта, җиргә пластик шешәнең башын батырып, бөкесен тишкәләп, шуңа су саласы. Карбыз үзенә кирәк кадәр суны алып торачак. Суны тагын кайчан саласын икәнен белү өчен, үсенте янын казып, дымлылыгын тикшереп торырга кирәк.

Карбыз баллы булсын өчен, өлгереп җиткәндә җимешкә су сибүне әзәйтергә кирәк.

Сентябрь айларында карбыз кызыл, баллы булып өлгереп җитә. Иртәрәк өзеп алсаң, карбыз тиешенчә кызыл булмый, дип аңлатты Фәнис Гыйниятов.

Аның фикеренчә, иң мөһиме – барлык җиләк-җимеш, яшелчәләрне кебек үк, карбызны да яратып, булсынга үстерергә кирәк.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Скиппинг и танцы: как тренировки со скакалкой влияют на физическое здоровье


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале строительства станции метро "Рублево-Архангельское"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Народный артист России Игорь Бутман: «В джазе не надо ничего понимать»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Скиппинг и танцы: как тренировки со скакалкой влияют на физическое здоровье

«Локомотив» в матча-открытия сезона РПЛ с трудом обыграл «Акрон»

Матчем в Москве воронежский «Факел» откроет новый сезон


Анна Калинская

Калинская и Синнер наслаждаются отдыхом в Италии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

АО «Транснефть - Север» обеспечивает надежность производственной инфраструктуры в четырех регионах



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России