103news.com
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бүлек башлыгы ни өчен кулга алынды?

0

Казанның Вахитов суды Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсе бүлеге башлыгы Илшат Әминовны өй арестына җибәрү мөмкинме икәнлеген тикшерде.

«Биш оешманы яклаган»

Казанның Вахитов суды Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бүлек башлыгы Илшат Әминовны 2 айга кулга алды. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта, вәкаләтләрдән явызларча файдалануда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә законсыз катнашуда гаеплиләр.

Суд утырышы ике сәгать ярым чамасы дәвам итте. Башта аны уздыру өчен судья табылмады, аннан соң Әминовның адвокаты эш материаллары белән танышу өчен вакыт сорады. Берникадәр вакыттан соң адвокат Илшат Әминовның кулга алынуы хокук бозулар белән булуын белдерде һәм аны суд залында азат итүне сорады. Ходатайство озак булды, РФ Җинаять-процессуаль кодексының төрле маддәләренә сылтамалар китерелде. Аннан судья адвокаттан маддәләрдән цитаталар китерми генә, сылтама гына ясарга кушты. Ләкин адвокат судьяның үтенечен үти алмады. Шуннан судья аны, процессны сузса, ходатайствоны кабул итмәячәге турында кисәтте. Зур булмаган бәхәстән соң, судья адвокатка рәсми кисәтү чыгарды.

Моны шәхси кызыксыну дип санап, Илшат Әминовның адвокаты судка ышанмавын белдерде һәм башка судья билгеләүне сорады. Илшат Әминов аны хуплады, прокурор һәм тикшерүче, үз чиратында, моның өчен нигез юк, дип санадылар. Суд судьяны калдырырга һәм утырышны дәвам итәргә карар чыгарды.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июненнән 2024 елның 6 ноябренә кадәр Әминов «Аккад», «Стройконтинент», «Направление», «Урын» һәм «Регламент» оешмаларына дәүләт күчемсез милеген арендалау килешүләрен төзегәндә ярдәм иткән.

Моннан тыш, Илшат Әминов, эшмәкәрлек эшчәнлегенә тыю турында белә торып, әлеге оешмалар эшендә законсыз катнашкан, аларга химаячелек иткән. Шул ук чорда ул аренда түләүләренең бәясен киметкән һәм оешмалар белән аренда килешүләре төзегән. Шул рәвешле, дәүләткә 2,8 млн сумга зыян китергән.

Утырышта Илшат Әминов, дәүләт милкен арендага биргәндә, бәяләүгә бернинди катнашы булмавын белдерде, чөнки моның белән башка кешеләр шөгыльләнә.

«Сез минем аның өчен көрәшмәвемне телисезме?»

Илшат Әминов үз гаебен танымады.

«Әминовның гаебе аның үз күрсәтмәләре һәм шаһитлар күрсәтмәләре белән раслана. Иреккә чыккач, ул шаһитларга йогынты ясарга яки илдән качарга мөмкин, чөнки аның чит ил паспорты бар. Сак астында тоткынлык билгеләүне сорыйм», – диде тикшерүче.

Адвокат һәм Илшат Әминов үзе өй арестын таләп итә, чөнки ир-ат гаиләдә бердәнбер туендыручы булып тора. Аның 18 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек улы бар, аның хатыны күптән түгел каты авыруы турында белгән.

«Минем хатыныма химиотерапия булачак, аңа авыр булачак, мин аның турында кайгыртырга тиеш. Миңа СИЗОда тоту белән бәйле булмаган җәза билгеләгез», – диде Әминов.

Нәтиҗәдә, суд Илшат Әминовны СИЗОда 17 февральгә кадәр калдыру карарын кабул итте.

Судья киңәшмә бүлмәсенә киткән саен, Әминовның адвокаты аның туганнарына мөрәҗәгать иткән.

«Сез минем дәшмәвемне, сезнең туганыгыз өчен көрәшмәвемне телисезме? Ул чагында ул алга таба да утырачак. Судьяга бу ходатайство кирәкми, менә шуңа аның ачуы килә», – ди адвокат. Судьяның һәр гамәлен Әминовның туганнары ачу белән каршы алды. «Тормышта барысы да бумеранг булып кайтачак», – диделәр алар дәүләт гаепләүчесенә.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде





Губернаторы России
Москва

Москва обновила более 15 км трамвайных путей в 2024, заявил мэр Собянин





Москва

Один человек погиб при пожаре в Новой Москве


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в 2024 году в Москве построили 81 объект социальной инфраструктуры



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Валентина Иванова неожиданно отреагировала на слухи о свадьбе с Тимати: видео




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин: в 2024 году в Москве построили 81 объект социальной инфраструктуры

Нападение на Кирилла Ляпунова: байдарочник в больнице с серьёзными травмами

Собянин: В 2024 году в Москве построен 81 объект социальной инфраструктуры


ATP

Брисбен (ATP). 1/4 финала. Джокович сыграет с Опелкой. Димитров – с Томпсоном



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Ефимов: 60 тыс.заявок на госуслуги обработала Москомархитектура в 2024 году



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России