Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Март
2025

Җырчы Алсу «яңа мәхәббәт» турындагы имеш-мимешләргә аңлатма биргән

0

Җырчы Алсу танылган актер Константин Крюков белән мөнәсәбәтләре турында имеш-мимешләргә аңлатма бирде. Алар шактый кызыклы кадрда бергә күренгәч шундый сүзләр таралган иде. Әмма алар бары тик Алсуның «Чужая» җырына клип төшерү өчен генә бергә булган. Шуңа да карамастан, җырчының иҗатын яратучылар аларны романтик хисләр берләштерә дип саный, чөнки алар кадрда бер-берсе белән бик гармонияле күренгән, дип яза "7Дней.ru" дзен-каналы.

Алсу исә бу имеш-мимешләргә нокта куярга булган һәм Константин белән аның арасында бары тик эш мөнәсәбәтләре генә булуын һәм клип төшергәнче бер-берсе белән таныш булмауларын әйткән. Шулай да, Крюков җырчыны бик тәэсирләндергән һәм Алсу аны «идеаль ир-ат» дип атаган.

«Костя – үрнәк гаилә башлыгы. Безнең белән бер кызыклы хәл дә булды, безнең кызларыбыз – аның олы кызы Юля һәм минем уртанчы кызым Микелла – беренче сыйныфтан ук бергә укыды һәм якын дуслар булды. Әле ул вакыттан ук без бер-беребезне белә идек, тик якыннан таныш булмадык. Шуңа күрә миңа Костя белән танышу бик күңелле булы. Төшерү мәйданчыгында ул барыбызны да таң калдырды, ул чын профессионал. Әлбәттә, чибәр ир-ат, ә олыгая-олыгая тагын да матурланган. Аны халык ярата. Һәм ул без эзләгән рольгә бик шәп туры килде...» – дигән Алсу RU.TV телеканалындагы «Тема» тапшыруында.

Алсу хәзерге вакытта үзенең йөрәге ирекле, әмма ул яңа мөнәсәбәтләргә ачык булуын да әйткән. Җырчының потенциаль юлдашына карата ниндидер катгый критерийлары юк, әмма аның белән уртак танышлар аша гына танышырга мөмкин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России