Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Июль
2025

Гүзәл Бах: «Җиләккә бергә йөрдек, балалар эш рәтен белеп, күреп үссен»

0

Иҗади пар – Илназ һәм Гүзәл Бахлар гаиләсе җәйне ял итеп кенә уздырмый икән. Алар табигать кочагында булырга, җиләк җыярга яраталар. Кышка нәрсәләр әзерләве, җиләкне кайлардан җыюлары хакында җырчы «Интертат» белән дә уртаклашты.

«Быел, Аллаһка шөкер, җиләк-җимеш бик уңды. Чиясе дисеңме, җир җиләгеме – барысы да мулдан. Үзебезнең бакчадагы яшь агачлар да быел беренче уңышларын бирәләр, шуңа куанабыз. Чиябез дә бик күп, груша белән алма да. Ремонтант сорт каен җиләге һаман да җиләк биреп утыра.

Җир җиләген бик күп җыйдык быел. Ул безнең яраткан шөгылебез инде. Үземнең туган якларым – Тукай районы Яңа Бүләк авылы тирәсендәге яланнарда җыйдык җиләкне. Чәйгә үләннәр, мунча себеркеләре дә әзерләдек», – ди Гүзәл.

Җырчы җиләк-җимештән кайнатмаларны артык күп ясамый икән, бөтен витаминнары саклана торган туңдыргычта катыру ысулын хуп күрә.

«Җиләкләрне төрлечә катырам. Җиләк, кара, кызыл карлыганны бергә кушып, ассорти әзерлим. Быел яңа төрле ысул – куертылган сөт белән туңдыруны да эшләп карадык әле. Компотларны өлгергәнчә генә яптым. Катырган җиләк-җимештән дә компот пешерү бик җайлы.

Безнең балалар да бик ярата табигатьтә булырга. Казандагы үзебез яши торган җирдә дә кечкенә генә басу бар. Велосипед белән барып, җиләкне шуннан да җыеп кайттылар. Үзләре кайнатма ясап, банкасына «Рамил вареньесы» дип языплар куйдылар.

Уртанчы улыбыз Рамил бик оста җыя җиләкне. Авылга кайткач, җиләккә өчесен дә алып барган идек. Рамиле җыя да җыя. Бәләкәе аз гына җыйды да туйды. «Мин, җиләк җыйганчы, курайда уйныйм», – дип, кураен алып килеп, безнең күңелне курай моңнары белән күтәреп торды. Камиле дә, гармунчы булгач: «Минем бармакларга җиләк җыярга ярамый», – дигән була. Шулай булса да, барыбер бергә барабыз, Балалар эш рәтен күреп, белеп үссеннәр», – дип сөйләде Гүзәл Бах.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России