Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Визажист-стилисттан Яңа елга макияж һәм 15 минутта ясала торган прическа – видео

0

Айгөл Хафизова аңлатканча, корпоратив өчен макияж, беренче чиратта, чыдам булырга тиеш. Моның өчен бит тиресен дөрес итеп әзерләү мөһим. Макияж алдыннан битне юарга яисә мицелляр су белән чистартырга, аннары тонер (тоник) сыларга кирәк. Тонердан соң крем яки праймер кулланыла. Шушы этаплардан соң гына бит макияж өчен әзер була, ә косметика продуктлары тигез һәм матур ятачак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тәнне тиешлечә әзерләгәннән соң, визажист тон (тональник) сөртте. Шуны онытмагыз: тональникны тән тиресе төренә карап сайларга кирәк. Тире 4 төргә бүленә: нормаль, коры, майлы һәм катнаш. Шулай ук төсенә дә игътибар итәргә кирәк. Айгөл Хафизова сүзләренчә, тон битнең табигый төсенә якын булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тоннан соң визажист консилер кулланды. «Консилер тире төсенә караганда бер тонга яктырак сайлана», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сыек продуктлардан соң бит ялтырап тормасын өчен, пудра сөртте. Аннары, биткә алсулык өстәү өчен – румяна, кирәкле урыннарда күләгә ясау өчен скульптор кулланды һәм кашларны буяды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу төр макияжда берәр зонага акцент ясарга тәкъдим итәм: йә күзләргә яки иреннәргә. Күзләргә акцент ясау өчен, күз кырыен карандаш белән буйыйбыз», – диде Айгөл Хафизова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Күз макияжына килеп җиттек. Иң беренче визажист күз кабакларына крем кебек консистенциядә тень сөртте. Аннары шуның өстеннән коры тень белән йөреп чыкты. Аның сүзләренчә, болай эшләү күз макияжы озаграк саклансын өчен кирәк.

Фото: © : «Татар-информ», Рамил Гали

Шуннан соң күз кабагының уртасына ялтыравык тень сөртте һәм ясалма керфекләр ябыштырды.

Иреннәр чираты җитте. Төп акцент күзләргә ясалгач, ирен нюд, алсу кебек тынычрак төсләр белән буяла. Визажист, беренче итеп, ирен кырыйларыннан нюд төсендәге карандаш белән йөртеп чыкты. Шуннан соң шундый ук төстәге иннек сөртте.

Яңа елга макияж әзер! Макияжыгызның гомере озынрак булсын өчен, Айгөл Хафизова макияж өстеннән спрей-фиксатор сибергә киңәш итте.

15 минут һәм прическа әзер!

«Макияж белән генә безнең образыбыз тулы булмый, шуңа күрә хәзер мин сезгә матур һәм гади прическа ясау серләрен күрсәтәм», – диде Айгөл.

Стилист иң беренче чәчләрне тарады һәм, бүлгәләп, кыстыргыч белән эләктереп куйды. Шуннан соң астан (муен өлешеннән) өскә таба берәнтекләп чәчләрне алып, бөдрәләтә башлады.

Бөдрәләрдән матур прическа формалаштырганда, мастер иң беренче воск сиптереп чыкты. Шуннан соң «массажка» белән җиңелчә генә тарап алды. Аннары, чәчләр кабарып торсын өчен, чәч төпләренә махсус пудра сиптерде. «Әгәр дә инде өегездә мондый пудра юк икән, коры шампунь белән дә эшләргә мөмкин», – диде Айгөл Хафизова. Пудраны ул чәч төбенә массаж хәрәкәтләре белән таратты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Артык тырпаеп торган чәчләрне алыр өчен спрей-воск кулланды.

Прическаның архитектурасы бик гади: чәчне икегә бүлде һәм, алга чыгарып, матур итеп формалаштыра башлады. Мастер билгеләп үткәнчә, чәчне болай җыю фотосессияләр өчен бик актуаль һәм корпоративта «менә дигән» образ тудырырга ярдәм итә. Иң мөһиме – бу прическаны 10-15 минут эчендә ясап була.

«Безнең образыбыз әзер! Һәрберебезгә яңа елда матур елмаюлар, матур мизгелләр булсын. Яңа еллар белән!» – дип теләкләрен җиткерде Айгөл Хафизова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России