«Беренчесе һәм соңгысы булсын» - Эльмира Гыйльфанова күңелсез хәлгә юлыккан
Һәрвакыт матур үкчәле туфлиләр, зәвыклы күлмәкләрдән чыгыш ясаучы Эльмира Гыйльфанова иртәгә Балтачта булачак концертларында тапочки киеп чыгарга җыена. Сәбәбе – артистның күңелсез хәлгә юлыгуы. Эльмира аяк бармагын сындырган.
«Беренчесе һәм соңгысы булсын, амин...» , – дигән ул. Ул арада Эльмира һәм Рафил Җәләлиевларның Балтачта узачак концертлары күчәдер дип борчылган тамашачыларын да тынычландырырга ашыккан.
«Иртәгә бу туфлиләремне кия алмаячакмын инде, үпкәләмәгез. Ләкин концерт була, Аллаһы боерса. Тапочки киеп чыгармын», – дип язган ул.
