Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Алтын мөнбәр»дә ике яңа номинация – Ильяс Гафаров үз эшчәнлеген башлаган булса кирәк

0

2026 елда «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасын яңа номинацияләр белән киңәйткән – төп конкурска «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинацияләре өстәлгән.

Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова моны үткән ел жюри рәисе булган «Оскар»лы тавыш режиссеры, кинорежиссер һәм композитор Рәсүл Пукутти исеме белән бәйләп аңлатса да, «Татаркино»ның яңа җитәкчесе Ильяс Гафаров та моңа этәргеч булырга мөмкин – чөнки Ильяс Гафаров яңа заман татар альтернатив музыкасы нигезендә торган музыкант буларак билгеле.

  • Ильяс Гафаров - татар альтернатив, инди һәм электрон музыкасын дөньяга чыгаручы Yummy Music лейблына нигез салучы, татар музыкасы тарихында калган Ittifaq төркеме катнашучысы буларак та калыр, шулай ук тарихка күчкән Tat Cult Fest фестиваленең оештыручысы, хәзер аны «ДәртФест» алыштырды. 2025 елның азагыннан ул «Татаркино»ның генераль директоры.

Миләүшә Айтуганова: «Фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары фильмны чыгаруда композиторларның һәм тавыш режиссерларының өлешен күптән билгеләделәр инде. Былтыр фестивальдә Рәсүл Пукутти катнашкач, бу аеруча актуальләште. Музыка һәм тавыш яңгырашы – кино сәнгатенең әһәмиятле элементы, ул картинаның эмоциональ тирәнлеген ача һәм тамашачының эмоцияләренә ныклап тәэсир итә ала. Шуңа да бу номинацияләрне кертү үзен аклый һәм безнең форум өчен бик актуаль».

  • Конкурска гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Моның өчен фестивальнең рәсми почтасына язарга яки рәсми сайтында махсус анкетаны тутыру кирәк.
  • Фестиваль 2026 елның 4 – 8 сентябрендә үтәчәк.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России