Рөстәм Миңнеханов үзен туган көне белән котлаучыларга рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзен туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте. Татарстан Рәисе бүген 69 яшьлеген каршылый. Видеомөрәҗәгатьне ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә, шул исәптән MAX мессенджерында да урнаштырды.
«Кадерле дуслар, барыгызга да хәерле көннәр! Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә унлата кайтсын», – дип сөйли ул видеода.
