Курил утрауларында тарихта беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Сахалин һәм Курил утрауларында яшәүче 376 кеше «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция Көньяк Сахалин шәһәрендә 12.00-17.00 сәгатьләрдә узды. Диктант язар алдыннан акциядә катнашучылар Татарстан Республикасы гимнын тыңлады. Акцияне «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге» җитәкчесе Җәмилә Карпова оештырды. Татар телендәге диктантны шулай ук Поронайск, Углегорск, Оха һәм Долинск муниципалитетларында да яздылар. Поронайскида әлеге акцияне - «Туган тел» үзәге җитәкчесе Асия Жерякова, Долинскида — татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәмирә Гайнуллина, Углегорскида - татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Галимә Галиуллина, Сахалинның төньягында — Оха шәһәрендә Нурзилә Мансурова оештырды. «Бүген без үзебезне бөек татар халкының бер өлеше итеп тойдык», - диде үз чыгышында хезмәт ветераны Роза Вахитова.