Добавить новость
Главные новости Самары
Самара
Июнь
2015

ДИН ДӘ, МИЛЛӘТ ТӘ МӨҺИМ

0
ДИН ДӘ, МИЛЛӘТ ТӘ МӨҺИМ

Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды. Быел бу чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900дән артык делегат чакырылган иде.

Форумда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркемен җитәкли. Бу вазифага ул РФ Президенты В.Путин тарафыннан билгеләп куелды. Әлеге форумда яңгыраган фикерләр, кабул ителгән документлар нәкъ менә әлеге төркем эшчәнлеге өчен кирәк булачак.

Татар дин әһелләренең очрашып, милләтебезгә кагылышлы мәсьәләләрне тикшереп торуы гаять мөһим. Мәгълүм булганча, Россия хөкүмәте “Русский мир” концепциясен тормышка ашыра башлады. Идеянең нигезендә рус халкының милли үзенчәлеген саклап калу ята. Бу яссылыкта икенче төп халык - татарларның югалып калу ихтималы бик зур. Моны булдырмау өчен татарларның үзләренә дә милли идея тирәсендә туплану кирәк. Бу гамәл ярышу, көндәшлек формасында түгел, ә бер-береңне тулыландыру рәвешендә булса отышлырак. Күршесендә көчле, оешкан татар милләте булу рус халкына да, дәүләткә дә файдалы. Икенчедән, көчле милләтләр глобализация алып киләчәк әхлакый түбәнлектән котылырга мөмкин.

Форумда чыгыш ясаган Самара өлкәсе мөфтие  Мөкатдәс Бибарсов Болгар шәһәренең Россиядәге Ислам үзәгенә әверелүен билгеләп үтте. Чыннан да, чит ил туристлары, дөнья халкы аны төньяк мөселманнарының рухи Мәккәсе итеп таный. Әмма Болгар тыюлыгына татарның милли төсмерен генә бирү Россиядә яшәүче башка мөселманнарны аеру, дини бердәмлеккә зыян салырга да мөмкин бит.

Ел буена мөселман хатын-кызларының тынычлыгын алган Мордовия кызларының яулыгын салдыру күренешенә дә артык зур әһәмият бирмәскә кирәк. Яулык - ул татар халкының милли киеме. Аны милли формада да киеп була. Милли киемнән йөрүчегә берәүнең дә сүз әйтергә хакы юк.

Иваново өлкәсе мөселманнары җитәкчесе мөфти Фәрит хәзрәт Ляпин урта мәктәптә, чит тел буларак, гарәп телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мондый мөмкинлек Татарстанда да кулланылмавы гаҗәп. Югыйсә, закон рөхсәт итә икән.

Дин әһелләренең бурычы - ислам динен тарату гына түгел, ә татар милләтен саклау, үстерү дә. Моның өчен мәчетләребездә вәгазь татар телендә сөйләнергә, муллалар татарча сөйләшергә тиеш. Татарлар күпләп яшәгән рус шәһәрләрендә дә мәчеттә татар теле яңгырау отышлырак. Чөнки мәчетне татарлар сала, җомга намазына татарлар йөри.

Быел мөфтият татарлар арасында 100 ел буена булган бәхәсле мәсьәләләргә дә чик куярга уйлаган. Ул Диния нәзарәте раслаган “Гыйбадәт кылулар турында нигезләмә” бастырып чыгарган. Анда Коръән ашы үткәрү, җомга, бәйрәм намазларын үтәү тәртипләре билгеләнгән, Хәнәфи мәзһәбен тоту шарты куелган.

Мөфти Камил хәзрәт мөселманнар арасында бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү, фәтвалар бирү илдәге вәзгыятькә мөселманнарның мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеген билгеләү өчен Бөтенроссия галимнәр шурасы төзергә тәкъдим итте. Хәзергә без Россиядә Ислам динен кысалар, дип зарлана алмыйбыз. Хәтта Президент В.Путин да терроризмны булдырмас өчен үз тарихи мәзһәбләребезне яшьләргә өйрәтегез, динне таратыгыз, дип тора.

Безнең илдә халыкка дини белем бирү “Дин һәм вөҗдан иреге турында”гы 123 нче закон нигезендә тормышка ашырыла. Хәзер, федераль таләпләр буенча, мәчетләр каршында белем бирүче мәдрәсәләрнең эшчәнлеген туктатырга мөмкиннәр. Чөнки аларны лицензия алырга мәҗбүр итәчәкләр. Ә бу, үз чиратында, идән астында белем бирүче радикаль карашлы имамнарга юл ачачак.

Идел буенда Ислам диненең руслашуы кайчан башланды соң? Дини белгечләр хәзерләүче уку  йорты – Россия Ислам университетында укулар рус телендә бара. 5 ел буе русча уку нәтиҗәсендә яшьләр мәктәптән өйрәнеп килгән татарчаларын да онытып бетерә, дин турында белгәннәрен остазлары аңлаткан телдә сөйләргә өйрәнеп чыга. Гарәпчә камил белеп тә, татарча ике сүзне ялгый алмаган имамнарны очратырга мөмкин. Мәсьәлә уку йорты җитәкчелегеннән тора. Фәннәрне татарча укыту шарты куелса, шәкертләр, һичшиксез, ана телен өйрәнәчәк бит ул.

Хәзер халык мәгълүматның 80 проценты Интернеттан ала, диләр. Дин белән кызыксынучы яшьләргә дини мәгълүмат тәкъдим итәрлек татарча үз сайтларыбызны булдыру – бик кирәкле гамәл. Болар хакында, әлбәттә, Татарстан Диния нәзарәте кайгыртырга тиеш.

Форумга килгән делегатлар икенче көнне Изге Болгар җыенында катнашты. Биредә Ислам академик белем үзәге ачылды һәм Россия мөселманнарының социаль доктринасы кабул ителде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.  





Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Самарская область

В рамках очередной встречи с региональными блогерами врио главы Самарской области Вячеслав Федорищев дал ответы на несколько острых тем





Москва

Инновации в логистике: какие технологии изменят логистику в России в ближайшем будущем


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Самарская область

Глава Самарской области взял на контроль ситуацию с преступлениями цыган в Сызрани



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Шнуров

Шнуров не стал помогать вокалистке «Ленинграда» Вокс, страдающей от аутоиммунного заболевания




Спорт в Самарской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Самарские росгвардейцы – победители Кубка «Динамо» по мини-футболу

В Балакове состоялось первенство России по подводному спорту

Меньше четверти жительниц Самары готовы менять свою фигуру ради мужчин


Арина Соболенко

В Беларуси отреагировали на неожиданное решение Арины Соболенко



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


WTA

WTA удивила решением по Елене Рыбакиной перед стартом Уимблдона



Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России