Добавить новость
Главные новости Самары
Самара
Сентябрь
2015

"Без кабызган утлар сүнмәс", ди ГРЭС ветераны

0
Сугыш кайсы гаиләгә генә кагылмый узды икән. Онытырлык түгел ул елларны. Ветераннар сафы елдан-ел кими. Тылда хезмәт куйганнар да олыгая бара. Сугыш ачысын һәм аннан соңгы авырлыкларны күргән энергетика тармагы ветераны Зинаида Урамова да 85 яшен билгеләп узды. Салкын окопларда ятмаса да, дары исе иснәмәсә дә, ныгып җитмәгән беләкләре, кечкенә куллары белән тылда намуслы хезмәт куйган ул.
Зинаида – Югары Баграждан. Алты ир туганын сугышка озаткан яраткан сеңел була ул. Сугыш елларында мәктәп укучысына парта артында гына утырырга туры килми. Фермада да эшли, урак та ура. Укучылар ул чорда хуҗалыкта зур терәк була. Кояш белән уянып, солы, тары арасыннан чүп утарга йөриләр. Ул елларда күксагыз чәчелә торган була. Күксагыз – резина ясау өчен менә дигән чимал.
– Ул тузганак кебек җиргә сыланып үсә, аны билчән баса. Аны эшкәрткәндә куллар яралана, ярага туфрак кереп, үлекли. Каты җирдән билчән йолкулары балаларга түгел, өлкәннәргә дә ай-һай авыр булды, шул билчәнне утап эчкә катулар төшә иде, – ди Зинаида түти.
Урагын да ура, ашлыгын да эшкәртә ул чор баласы. Кайда көчләре җитәрдәй эш бар – алар шунда. Кешене эш бетерми, кайгы бетерә икән. Сугышка киткән биш дәдәсеннән кара мөһерле хат алу аның әти-әнисен сыгылдыра. “Алтын- чы дәдәм контузия алып кайтты, ул да озак яши алмады, яралардан үлде”, – ди Зинаида түти. Сугыш хатирәләрен бик авырлык белән искә ала ул.
Сугыштан соң Зинаида Алабуга укытучылар әзерләү техникумында укый. Аңа аны тәмамларга туры килми, кыз башта колхозда эшли, аннан якташы Алексей Урамовка кияүгә чыгып, Зәйгә яшәргә китә. Ул елларда далада утырган Зәйнең үзгәрешләр кичергән чоры. 1950 еллар башында Кама аръягы нефть чыгару үсеше белән алга китә. Моның белән төбәктә электр энергиясенә ихтыяҗ арта. ГРЭС төзелеше өчен иң кулай урын дип Зәй сайлана һәм биредә удар төзелеш башлана.
– Без әлеге төзелеш башлануын ышанычлы киләчәк буларак кабул иттек, – ди Зинаида түти, ул елларны сагынып.
Ул әлеге төзелешкә кагылышлы “Куй- бышевгидрострой”, “Татэнергострой” оешмаларында төрле эшләр башкара, аннан маляр булып эшли. Зәйдә шул рәвешле электр станциясе калка, шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы үсеп чыга. Зинаида ГРЭС белән язмышын ныклап 1968 елда бәйли: биредә котлотурбина цехында машинист булып эшли. Эше сменалы, эшчәнлеге котельный хаҗәтләре сагында торудан гыйбарәт була. Тырыш һәм намуслы хезмәт бушка китми, дүрт елдан аны өлкән машинист итеп күтәрәләр. Ире Алексейның ГРЭСта башкарган хезмәте тагын да җаваплы, четерекле: ул обходчик-машинист буларак хезмәт куя.
– Пар казаннары һәм турбиналарда электр энергиясе эшләп чыгарыла, казаннарда пар барлыкка килә, ул югары басым астында генераторга куыла. Шул рәвешле электр энергиясе чыбыклар буйлап завод-фабрикаларга, оешмаларга, йортларга туктаусыз йөгереп торсын өчен, иремә ал-ял, бәйрәм күрми хезмәт куярга туры килде. Мин аңа фикердәш булып, һәртөрле булышлык итә идем, – ди Зинаида түти. 
Кыскасы, Урамовларның икесе дә сменалы эштә, гаиләдә кыз, уллар үсә. Өйдә күпчелек сөйләшү станция, куйган хезмәтләре, хезмәттәшләре турында була, шуңадыр, бу сөйләшүләр балаларына тәэсир итми калмый. Кызлары Антонида әнисе янына эшкә килә, уллары Анатолий белән Александр да күңелләренә ошардай эш таба. ГРЭСта хезмәт куйган династияләр арасында Урамовлар да бар. Тик лаеклы ялга чыккан сугыш ветераны Алексей Александровичка озын-озак яшәргә туры килми.
Зинаида түти станциядә хезмәт куюы белән чиксез горурлана. “ГРЭС Зәй өчен генә түгел, гаиләм өчен дә зур борылыш булды. Мин үзем “Татарстанның өлкән энергетигы”. Без кабызган утлар сүнмәс, сүнмәс хәтәр җилләрдә”, – ди ул, күкрәк кагып. Хезмәт кенәгәсен әллә ничә кат төреп, бик кадерләп саклый данлыклы энергетик.
Гомумән, ветеран Зәйдәге төзелешне, бер-бер артлы энергоблокларның файдалануга тапшырылуын, станциядә эшләгән елларын сагынып искә ала. Еш ГРЭСка очрашуларга, бәйрәмнәргә бара. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарына медаль тапшыру тантанасын предприятие зур оешканлык белән уздырды. Бик хөрмәтлиләр, кадерлиләр, дип сөенә Зинаида түти. Ул үзе дә бүгенге көндә станциядә данлы традицияләр булдырылуга, масштаблы үзгәртеп корылуларга битараф түгел. Ә ветераннарның тәҗрибәләре бүгенге энергетикларга мөһим, ул аларга уңышлар яуларга ярдәм итә. Шуңа да, предприятиедә ветераннарның урыны түрдән, алар һәр яктан яклаулы һәм мактаулы.
 
Рәзимә КАШАПОВА,
Зәй




Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Самарская область

В рамках очередной встречи с региональными блогерами врио главы Самарской области Вячеслав Федорищев дал ответы на несколько острых тем





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Самарская область

Во время ежегодного диалога с местными интернет-деятелями врио главы Самарской области Вячеслав Федорищев обсудил важные темы, связанные с сохранением культурного и исторического наследия региона



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

VK Fest

Участники VK Fest смогут проверить свое здоровье на стенде «Будь Здоров»




Спорт в Самарской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Самарская теннисистка вышла в четвертьфинал турнира в Великобритании

Спортсмены Самарской области завоевали 12 медалей Игр БРИКС

Меньше четверти жительниц Самары готовы менять свою фигуру ради мужчин


WTA

WTA удивила решением по Елене Рыбакиной перед стартом Уимблдона



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Самарская область

В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком



Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России