25 телдә җырлаучы Илдар Рәхимгулов 35 яшендә үлгән
![25 телдә җырлаучы Илдар Рәхимгулов 35 яшендә үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/5/22/92cea993cf7037c6031f2332cc0bbf8a.jpg)
Башкортстанда 25 телдә җырлаучы Илдар Рәхимгулов вафат булган. Аң 35 яшь иде. Хезмәттәшләре аңа инсульт булуын әйтә. Бу турыда «Башинформ» яза.
Илдар Рәхимгулов – профессиональ җырчы, Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Сибай концерт-театр берләшмәсендә бераз эшләгән. Төрле стильдәге һәм чордагы җырларны дөньяның 25 телендә башкарган.
«Башинформ» мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.