Добавить новость
103news.com
Azatliq.org
Февраль
2021

Камил Галиев: "Мигрантлар үзәге өчен сәяси тоткыннар — яңалык"

0
Сахарово үзәгендә тотылучылар чыгарыла башлады. 31 гыйнвар үз фатирында тоткарланып, мәхкәмә билгеләгән ун көнне Сахарово мигрантлар үзәгендә уздырган яшь тарихчы Камил Галиев та бүген иреккә чыкты. Азатлык аның белән җәһәт әңгәмә корып алды.


— Бу тоткарлау, кулга алулар планнарыгызны нык боздымы?


— Әлбәттә, кайбер планнарны бозды. Мин октябрьдә Шотландиядә магистратура бетердем, әлегә Мәскәүдә калырга җыенам. Планнар турында әйтүе кыен, мин төрле урыннарга гаризалар җибәрдем, кайсын кабул итәрләр — карарбыз. Алдан фаразлыйсы килми, бераз аныклангач, әйтергә булыр.


— Митингта кулга алынучыларга интернетта теләктәшлек көчле булды. "Эчтә" бу сизелдеме?


— Сизелде. Хокук яклаучыларның килүе бик ярдәм итте. Алар килгәннән соң телефоннарны ешрак бирә башладылар. Аңа кадәр берничә көн буе шалтырату мөмкинлеге булмады. Мин, дөресен әйткәндә, передачаларның саны һәм сыйфатына бик нык гаҗәпләндем, ягъни миңа таныш һәм таныш булмаган кешеләр миңа күп күләмдә ашамлык һәм башка әйберләр тапшыра иде. Бу теләктәшлек бик сизелә һәм бик зур терәк бирә иде.




— "Эчтә" сезгә мөнәсәбәт ниндирәк иде?


— Төрлечә булды. Анда сменалар көн саен алмашына. Тулаем алганда, алар өчен сәяси тоткыннар — яңалык, сәясиләргә әзер түгелләр дигән хис калды. Анда бит гадәттә мигрантларны тоталар, алар депортация көтеп утыра. Ә мигрантларның гадәттә сораулары да, претензияләре дә юк. Утырттылармы — утырттылар. Ә безнең претензияләр бар иде, алар өчен моның яңа әйбер икәнлеге сизелде.


— Көн тәртибе ниндирәк?


— Шактый буталчык. Ягьни, барысы да төрле вакытта. Формаль рәвештә йокыдан тору иртәнге алтыда, ә фактта — беркем дә тикшерми, теләсәң — көне буе йокла. Төшке һәм кичке ашлар, һавага чыгу да, телефоннан шалтырату кебек үк, бөтенләй уйламаган вакытта булырга мөмкин иде. Төрлечә булды. 


— Сезнең камерада тагын кемнәр бар иде?


— Махсус кабул итү урынында (Мневникидагы спецприемник) мин бер генә төн уздырдым, анда ун кеше идек. Барысы белән дә танышырга өлгермәдем, Сахаровога алып киттеләр. Ә анда төрле кешеләр иде — берсе программист, икенчесе — "Яндекс.Еда" курьеры. Ул заказ илткән вакытта очраклы рәвештә эләккән, аны ашамлык тутырылган тартмасы белән эләктергәннәр. Берсе спорт тауарлары сата.




— Ниләр турында аралаша идегез?


— Төрле темаларга. Тормыш турында, шартлар турында — төрлечә.


 — Сез үзегез сезне ник тоткарладылар дип уйлыйсыз?


— Ник тоткарлаганнарын мин төгәл беләм — камерадагы видеофиксация аша. Плюс миңа эш белән танышыр өчен укырга бирделәр, судья үзе дә "Новая газета", "Радио Свободы"га язган, дип укыды — бу да алар өчен әһәмияткә ия.


— Кичә Сахарово үзәгендә үзенчәлекле митинг узган, видеода халык "Путин —​ карак" дип кычкыра. Күрдегезме?


— Миңа бу фотоларны күрсәттеләр. Бүген, иреккә чыккач кына. Мин үзем күрмәдем, мөгаен, башка корпуста булгандыр.


— ​Митингларга чыгачаксызмы?


— Бу турыда комментар бирмим.


 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!


 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России