Казанда Татарстан президенты атамасын яклап ялгыз пикет үтте
![Казанда Татарстан президенты атамасын яклап ялгыз пикет үтте](https://gdb.rferl.org/0bd80000-0aff-0242-02b6-08d9ae830ff0_w800_h450.jpg)
Милли активист Мөдәррис Галимҗанов Казанда Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул, Татарстан президенты исемен бетереп, Татарстанны, татар халкын кимсетергә җыеналар, диде.