"Бу – сәяси заказ". Мәскәү галимнәре себертатар һәм әстерхан сөйләшен татар теленнән бүлеп чыгарган
Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты татар телен берничә төркемгә бүлгән. Себертатар телен мөстәкыйль тел дип игълан итүдән тыш, Мәскәү галимнәре әстерхан татарлары сөйләшен дә нугай теленә кушкан. Азатлык тел белгече Флера Баязитова һәм этнолог Дамир Исхаков белән сөйләште.