Башкортстан Дәүләт җыенының КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин вазифасын калдыруын белдерде
25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән иде. Белдерү тәнкыйтькә тотылды.