"Татарстанда чигенүләр быел да булачак". 2024 елга сәяси фаразлар
2024 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин федераль үзәктән милли республикаларга басым дәвам итәчәк дип саный. Шул ук вакытта, Башкортстанда халык протестларының потенциалы күбрәк, каршылык көтмәгән мәсьәләдә дә чыгарга мөмкин, ди ул.