Казан прокуратурасы юлчыларның шәһәр автобусларында салкын булуы турындагы зарын тикшерә
Юлчылар автобус йөртүчеләрнең тукталышларда ишекләрне озак итеп ачып торуына зарлана, туңабыз ди. Мәсәлән 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Прокуратура юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрнең үтәлүен тикшерәчәк.