Башкортстанның элекке түрәсе Фаил Алсынов эше уңаеннан республиканың хәзерге җитәкчеләрен тәнкыйтьләп видео чыгарды
Илдус Илешев Башкортстан хөкүмәте халык белән ихтирамлы диалог корырга сәләтсезлеген күрсәтә дип саный. Ул хакимиятләр башкорт халкының җәмәгатьчелек фикере лидерларын кыса ди. Фаил Алсыновның эзәрлекләнүен дә шундый очракларга кертә. Халыкны куркыту - проблемнарны хәл итүдә урынлы чара түгел ди ул.