Коми депутаты парламентта туган телдә чыгыш ясау хокукын таләп итә
Бу канун өлгесен кертүгә Коми Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёвның коми телендә сөйләргә омтылган КПРФ фракциясе депутатлары чыгышын даими бүлдереп килүе сәбәпче булган. Былтыр көз ул коми телендә чыгыш ясамакчы булган депутатка "Безнең монда колхоз түгел" дигән иде.