Гыйнварда хезмәт хакы ничек исәпләнә
Окладка бәйле хезмәт хаклары гыйнварда тулысынча түләнә. Бу турыда РИА Новости Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән яза.
«Хезмәт хакы окладка бәйле булган хезмәткәрләр берни югалтмый. Хезмәт хакы тулы күләмдә түләнә», – дигән ул.
Аның сүзләренчә, башкарылган эшкә карап акча ала торган кешеләр өчен гыйнварда «бик күп эшләп өлгерергә кирәкле» шактый кыска вакыт була.
